Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилевне Кырымга кертмәскә маташтылар


Юл буенда кырымтатар җитәкчеләрен каршыларга килгәннәр
Юл буенда кырымтатар җитәкчеләрен каршыларга килгәннәр

Киевтан Кырымга җиңел машинада кайткан кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилевне Украина-Кырым чигендәге кораллы сакчылар Кырымга кертмәскә маташты. Имеш, Җәмилев Кырымга кертергә ярамаган кешеләр исемлегендә икән.

Машинада Җәмилев белән Киев аша Төркиядән кайткан Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров, аның урынбасары Аслан Кырымлы да бар иде. Украина-Кырым чигендә Армянски (Әрмәни базар) шәһәре янында аларның документларын тикшереп Җәмилевне кертмәскә булганнар. Вазгыятьне видеога төшерергә килгән журналистларны кораллы кешеләр якын җибәрмәскә кушкан. Кырым ягыннан кырымтатар җитәкчеләрен 30лап машинада милли байраклар белән килгән кырымтатарлар көтәп тора иде.

40 минутлык тоткарлаудан соң Кырым сакчыларының Җәмилевне юлчылары белән Кырым чигеннән уздырганнарын хәбәр итте Мәҗлеснең матбугат үзәге.
Кырымга кертергә ярамаганнар исемлегендә Җәмилев тә бар дигән хәбәрләр таралса да, ул бу исемләктә юк.

Элек Җәмилев Киевтан Кырымга тик очкыч белән йөри иде. Бүгенге көндә Акмәчәт һава аланыннан очкычлар тик Мәскәү һәм Петербурга гына оча, бүтән урыннарга очкычлар юк. Кырымны аннексияләгән Русиягә каршы чикләүләр кертелгән соң барлык һава ширкәтләре Акмәчеткә очышларны туктатты, шулай ук Украина шәһәрләренә дә Акмәчеттән очкычлар очмый. Тышкы дөньяга кырымнар инде тик Русия аша, йә Украина өлкәләреннән очкыч белән генә чыга ала. Шуңа күрә булса кирәк, Җәмилев Кырымга җиңел машинада кайтырга мәҗбүр булды.
Мостафа Җәмилевнең Кырымга кайтуы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:33 0:00

Киевның май ахырыннан Акмәчеткә поездлар йөрешен дә туктатырга планлаштырганы хәбәр ителгән иде.

Кырымга Русиядән ял итәргә килергә жыенган русияләргә исә Краснодар өлкәсеннән Керч бугазыннан паром аша килергә такдим итә Кырым һәм Русия хакимиятләре. Шулай ук курорт сезонында Русия төбәкләре, алар арасында Самара, Татарстан, Башкортостан һәм башкалары, Акмәчеткә очышлар планлаштыра.
XS
SM
MD
LG