Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:00

18 апрельдә Милли китапханәдә татар дин әһеле, язучы Таҗеддин Ялчыголның “Рисаләи Газизә” әсәренең яңа басмасы тәкъдим ителде.

Әсәрнең яңа басмасы Татарстан Диния нәзарәте игълан иткән "Дини гореф-гадәтләрне торгызу елы кысаларында чыгарылган. Ул "Хозур" нәшрияты тарафыннан бастырылган. Китапны басмага галим Хатыйп Миңнегулов әзерләгән.

“Рисаләи Газизә” XVIII-XIX гасырларда яшәгән татар дин әһеле, язучы, тарихчы Таҗеддин Ялчыгол (1768-1838) тарафыннан, Үзәк Азия шагыйре Суфый Аллаярның (Аллаһыяр) “Сөбател-гаҗизин” (“Көчсезләрнең ныклыгы”) дигән әсәренә нигезләнеп язылган. Әсәр беренче мәртәбә 1846 елда Петербурда бастырылганнан соң да кабат-кабат чыгарылган, чөнки 1917 елга кадәр татарлар арасында яратылып укылучы әсәрләрнең берсе булган. 1990 елдан соң ул берничә кат дөнья күргән, мисалга,“Мирас” журналында бастырылган, “Иман” нәшрияты тарафыннан чыгарылган .

Милли китапханәдә узган чарада дин әһелләре, галимнәр, язучылар чыгыш ясап, әлеге әсәрнең бүгенге көн өчен әһәмиятен ассызыклады, Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров аның әдәпкә, әхлакка өндәве, диннең төп өлешләре белән таныштыруы хакында әйтте:

“Бу әсәр яшьләр һәм олылар өчен язылган. Әсәрдә Суфый Аллаһыяр чын иманлы кеше нинди булырга тиеш, нинди сыйфатларга ия дигән сорауга җавап бирә. Суфый Аллаһыяр “Сөбател-гаҗизин” әсәре белән безне әдәпкә, әхлакка өнди һәм шунда динебезнең төп өлешләре белән таныштыра. Белгәнебезчә, динебез өч өлештән гыйбарәт. Беренчесе -- гакыйдә, икенчесе -- фикх һәм әхлак. Һәм менә бу өлешләрне ул шигъри формада бик матур итеп аңлата. Бу әсәрдә ул безне фикер йөртергә, уйланырга чакыра”, дип сөйләде Нияз Сабиров.

Әсәр иске татар телендә, шигырь формасында язылган. Китапта ул кирилл хәрефләре белән бирелгән, Хатыйп Миңнегулов тарафыннан аңлашылмаган сүз-гыйбарәләр тәрҗемә ителеп, тиешле шәрехләр ясалган. Китап 492 биттән тора.

Әсәрдә гомумкешелек сыйфатлары алга сөрелә

Алда билгеләп узганча, “Рисаләи Газизә” Суфый Аллаярның (Аллаһыяр) “Сөбател-гаҗизин” әсәренә нигезләнгән, галим Хатыйп Миңнегулов китапның кереш мәкаләсендә бу хакта болай дип яза: “Сөбател-гаҗизин” белән “Рисаләи Газизә”не үзара чагыштыру шуны күрсәтә: Таҗеддин Суфый Аллаяр әсәренә механик рәвештә якын килмәгән, аны күңел казанында кайнаткан, зиһене аркылы уздырган, оригиналга бәйләп, үзенең күп кенә белем-мәгълүматын, фикер-күзәтүләрен, уйлануларын бәян иткән.”, дип яза Хатыйп Миңнегулов.

Галим әсәрдә гомумкешелек кыйммәтләренең алга сөрелүен дә билгели: “Рисаләи Газизә” авторы алга сөргән идеаллар гомумкешелек кыйммәтләре, инсаният төшенчәләре белән табигый керешеп китә. Ул күрергә теләгән камил кеше-иманлы, укымышлы, күркәм холыклы, инсани эш-гамәлле зат. Әдип “ачкүзлелек”, “монафикъ”лык (икейөзлелек), “гафил”лек (ваемсызлык), көнчелек, нәфес колы булу һәм башка шундый сыйфатларның кешене тугры юлдан читкә сөйрәвен, әхлаксызлык, намуссызлык упкынына алып баруын үтемле итеп тасвирлый. Рисаләи Газизә -- әдәбиятны, динне, телне, мәгарифне, гореф-гадәтләрне, гыйлем тарихын тикшерүдә дә мөһим чыганак ”, дип яза кереш мәкаләдә Хатыйп Миңнегулов.

Таҗеддин Ялчыгол әсәрне кызы Газизә үтенече белән язган, бу хакта ул әсәр башында болай дип искә ала: “Шулай итеп, зарурият белән ул күзем нурының үтенечен кабул итеп, “Сөбател-гаҗизин” китабын шәрех итүгә (аңлатырга) ният кылдым. Һиҗри ел хисабы белән 1221нче елкы (ат) елында тәмамладым. Бу шәрехкә (аңлатмага) “Рисаләи Газизә” дигән исем бирдем. Чөнки үтенүченең исеме дә Газизә иде”, дип яза Таҗеддин Ялчыгол әсәрдә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG