Accessibility links

Кайнар хәбәр

Блогларны мәгълүмат чараларына тиңләүче канун ике укылышта кабул ителде


Террорга каршы кануннар җыелмасында булган, блогларны мәгълүмат чараларына тиңләүче канун Дәүләт думасында икенче укылышта кабул ителде. Яңа төзелгән ике реестрның берсендә сәхифәләр һәм аларны алып баручылар турында, икенчесендә популяр блоглар турында мәгълүмат сакланып барачак.

Көненә өч меңләп укучысы булган блоглар үзләрендә урнаштырылган мәгълүматның дөреслеген тикшерергә, кешеләрнең шәхси тормышы турында мәгълүмат бирүдән тыелырга, блогны ничә яшьтән укырга яраклыгын язып куярга тиеш булачак. Рекламадан акча эшләүчеләр салым түләргә тиеш булачак.

Андый блоглар турында хәбәр итмәгән социаль челтәрләргә 200 мең сумга кадәр штраф яный. Роскомнадзор оешмасына үзе турында мәгълүмат бирмәгән блоглар 10-50 меңгә кадәр штрафка тартыла ала. Роскомнадзор яки мәхкәмә карары белән андый блоглар ябыла ала.
XS
SM
MD
LG