Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донбасста десантчыларга һөҗүм булган


Донецки өлкәсенең Добропольски районында бер корылманы саклаучы Украина десантчыларына кораллы кешеләр ут акчан.

Киевтагы хәрби-сәяси тикшеренүләр үзәге башлыгы һәм "Мәгълүмати каршылык" төркеме координаторы Дмитрий Тымчук белдерүенчә, хәрбиләр янына мотоцикл белән килгән кешеләр ут ачкан. Украина хәрбиләре дә ут белән җавап биргән.

Һөҗүм итүчеләрнең берсе яраланган дип хәбәр ителә. Хәрбиләр һөҗүмдә катнашкан өч кешене, шул исәптән яраланган кешене тоткарлап тәртип саклау хезмәткәрләренә тапшырган. Десантчылар ягыннан зарар күрүчеләр булмаган, диелә.
XS
SM
MD
LG