Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:14
Донецки өлкәсе Славянски шәһәрендә Русия тарафлы активистлар итальян журналистлары Поль Гого һәм Коссимл Аттанасио һәм «Новы час» беларус газетасы хәбәрчесе Дмитрий Галконы тоткарлаганнар.

Бу хакта Facebookка Донецки блогеры Денис Казанский хәбәр итә.

«Журналистларның документларын, акчаларын һәм фототехникаларын тартып алганнар. Аларны ниндидер бүлмәдә тоталар”, диде Казанский.

Хокук саклаучылар әлегә бу мәгълүматны раслаучы хәбәр бирмәде.

Элегрәк дүшәмбегә каршы төндә Славянскида Евромәйдан активисты Ирма Крат тоткарланган иде. Бу хакта «Украинская правда» хәбәр итә.

Сепаратистлар белдерүенчә, ул мәйданчыларга каршы булучыларны җәзалауда һәм «Беркут»ны атып үтерүдә катнашкан, ә хәзер Славянскига «дошманлык кылу» өчен килгән. Крат «LifeNews» Русия телеканалына Славянскига журналист буларак килүен әйткән.

XS
SM
MD
LG