Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алтын йомгак" – балалар иҗаты китабының икенче саны чыкты


Рәссам Әхәт Фәррахов балаларга рәсем ясау серләрен сөйли
Рәссам Әхәт Фәррахов балаларга рәсем ясау серләрен сөйли

Удмуртиядә чыгучы "Яңарыш" газеты ел буе "Алтын йомгак" сәхифәсендә басылып килгән балалар әсәрләрен туплап инде икенче китапчык чыгарды.

Удмуртиядә чыгучы татар газеты "Яңарыш"ның "Алтын йомгак" битендә балалар иҗаты атна саен дөнья күрә. Икенче ел рәттән малай-кызларның иң кызыклы язмалары аерым китапчык булып басылып чыкты.

"Алтын йомгак" китапчыгында Ижау шәһәренең алтынчы санлы гимназиясе укучылары арасында каләм тибрәтүче балалар саны шактый. Мәкаләләр дә, рәсемнәр, башваткычлар, кроссвордлар авторлары да бар.

"Алтын йомгак"ны әзерләүче журналист Рилия Закирова балаларга буяу исе аңкып торган китапларны өләште. Һәрберсенә җылы сүз тапты. Балалар зур кызыксыну белән үзләренең һәм дусларының язмаларын укып чыкты, рәсемнәрен карады.

Газетада балалар иҗатын үз эченә алган "Алтын йомгак" битен әзерләүче хезмәткәр Рилия Закирова сүзләренчә, бу тупланма эчтәлеклерәк булган. Газета битләрендә төрле бәйгедә катнашкан балалар язмалары, рәсемнәре урын алган.

Беренче китапчык Әхәт Фәррахов ясаган рәсемнәр белән бизәлгән булса, икенчесендә балалар рәсемнәренә күбрәк урын бирелгән.

Китапчыкның һәр бите матур итеп бизәлгән. Анда язмаларның эчтәлегенә туры килгән рәсемнәр урын алган. Мәсәлән, Идел Шабаев үзенең әбисе яшәгән авыл урамын сурәтләгән. Ул җәй көннәрендә әбисе янында авылда яши икән. Диләрә Муллахмәтованың рәсемнәре дә бик кызыклы: табигать почмагында түбәтәйле малай куян белән аралаша. Аларда инде нык куллы рәсем ясаучы сизелә дип бәяләде Диләрәнең иҗатын рәссам Әхәт Фәррахов.

Дәресләрдә укытучылар газетның "Алтын йомгак" битендә басылган язмаларны да еш куллана икән. "Дәресләрдә төрле темаларга иншалар язабыз, аларның да иң кызыклыларын сайлап, газетага юллыйбыз", дип билгеләп үттеләр татар теле укытучылары Гөлнирә Гафиева һәм Ләйсәния Закирова.

Компьютер артында күп утырган, планшетник яисә телефонын кулыннан төшермәгән бүгенге заман баласын әдәбият белән кызыксындыру, ана телендә язарга өйрәтү дә җиңел түгел. Шәһәр балалары бит, алар бик еш рус телендә аралаша. "Башлангыч сыйныфлардан ук татар теленә кызыксындырып, алар арасыннан иң көчле укучыларны сайлап үстерәбез", дип уртаклашты татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова.

Балалар шулай ук укытучылары һәм әти-әниләре ярдәмендә башваткычлар, кроссвордлар да төзи икән.

Язмаларының темалары балаларның үзләренең күңелендә дә туа, шулай ук өйдә әти-әниләре дә ярдәмгә килә. Шундый бер язманың авторы Гүзәл Зарифуллина.

Диләрә Шәрипова татар кызы нинди булырга тиеш дигән бәйгедә катнашкан. Язмасында үз гаиләсе белән таныштырган.

Рөстәм Нәфыйковның язмалары инде икенче китапта дөнья күрә. Бабасы Габдулла Галиев – Әгерҗе төбәгендә танылган язучы. Оныгы да бабасыннан калышмый. Темаларны үзе таба. Әмма газетада басылган язмаларында үзгәртмәләр белән бик килешеп бетми Рөстәм Нәфыйков.

Әле балаларга бик тырышып туган телебезне өйрәнергә, аның нечкәлекләренә төшенергә кирәк. Шуңа да “Алтын йомгак” битендә яңа бәйге – репортаж язу остасын билгеләячәкләр. Димәк, балаларга үзләрен сынап карау өчен тагын мөмкинлек бар. Кем белә, бәлки киләсе елдагы “Алтын йомгак” тупланмасында нәкъ шушы язмалар урын алыр.

Кайбер балалар дусларының язмаларын шундый матур китапта күреп, үзләрендә дә язарга теләк туган.

Китап искиткеч матур итеп бизәлгән. Балаларга рәссәм Әхәт Фәррахов белән аларны карап, бәя бирү үзе бер дәрес булды. Буяуларны кушып, төсләр булдыру, рәсемдәге кешеләр һәм кошларның зурлыгын дөрес күрсәтү, динамика, композиция дигән төшенчәләрнең нәрсә икәнен аңлату – киләчәктә укучыларга рәсемнәр ясарга ярдәм итәчәк.
XS
SM
MD
LG