Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:50

Татарстандагы милли һәм дини вазгыятьне экспертлар шурасы күзәтәчәк


Исламдагы төрле агымнар куркыныч тудыра дип саный экспертлар

Исламдагы төрле агымнар куркыныч тудыра дип саный экспертлар

Казан федераль университеты каршында оешкан экспертлар шурасы республикадагы иҗтимагый-сәяси, этноконфессиональ хәлләрне тикшерәчәк. Татарстан турында төрле шикле экспертларга нигезләнгән мәгълүматлар урын ала бара.

Казан федераль университеты каршында оешкан экспертлар шурасы дүрт төркем нигезендә эшләячәк: иҗтимагый-сәяси, милли, ислам һәм правослаулар мәсьәләләре. Аның төп бурычы бу өлкәдәге хәлләрне күзәтеп барып, мөһим мәсьәләләр турында уртак фикер булдыру тора. Шурага барлыгы 35 кеше керә. Аларның күбесе фән өлкәсенә карый һәм араларында Русиянең башка шәһәрләреннән булучылар да бар.

Шурага кергән вәкилнең унысы ислам юнәлешенә карый. Бу төркемгә, аерым алганда, Русия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Батров, тагын бер урынбасары, "Ярдәм" мәчете имамы Илдар Баязитов, Коръән үзәге башлыгы Фәрит Салман һәм башкалар керә.

Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтүенчә, экспертлар шурасының мөһимлеге турында мәсьәлә күптән күтәрелеп килә һәм бу, нигездә, Татарстанда 2012 елдагы террор гамәлләреннән соң башланган.

"Дини, милләтара мәсьәләләрдә экспертларның Татарстанда аз булуы аларның үз фикерләрен әйтмәве хакында сүз күптән бара, бигрәк тә Вәлиулла хәзрәтне үтергәч, мөфти Илдус Фәизгә һөҗүм булгач республикадагы вазгыятьне аңлатучы экспертлар ни өчен юк дигән сорау туды. Чыннан да, нинди дә булса хәл килеп чыкса, мөрәҗәгать итәрлек экспертлар аз. Интернетта да теләсә нәрсә язалар.

Ислам өлкәсендә булган вакыйгаларга җитди җавап бирерлек кеше юк, чөнки экспертлар сорауга җавап бирүче генә түгел, алар бергә җыелып социологик тикшеренүләр уздырып аннан соң проблемаларны хәл итү юлларын эзләргә, аны җәмгыятькә тәкъдим итәргә тиеш. Мәсәлән, социологик тикшерүләргә караганда, татарларның бер 80 проценты үзен мөселман дип саный, әмма аның 50 проценты мәчеткә йөрми. Аннары ислам диненең нинди юнәлешенә карыйсыз дигән сорауга бары тик 14 проценты гына сөнниләр барлыгын белеп әйтәләр, ә калганнары гомумән мөселман дип белдерә. Шулай ук 17ләп процент хәлифәт кирәк дип әйтә. Без һәрвакыт үзебезнең традицияләрне торгызу турында сөйлибез. 50 процент мөселман мәчеткә йөрми, алар белән кем эшләргә тиеш?" ди ул. Рәфыйк Мөхәммәтшин

Рәфыйк Мөхәммәтшин



Мөхәммәтшин сүзләренчә, шураның беренче утырышы 15 апрель көнне узган һәм анда социологлар Татарстанда милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр тикшеренүләре турында сөйләгән. Билгеле булганча, бу өлкәдә соңгы вакытта төрле-төрле мәгълүматлар урын алды.

"Татарстан тирәсендә вазгыятьнең куертылуы беркемгә дә сер түгел. Ул хәлләр хәзер генә тынычлана башлады дип саныйм. Бу, мөгаен, социаль заказ булгандыр дип уйлыйм", ди Мөхәммәтшин.

Чыннан да, Татарстанда сәләфиләр, хизбутчылар үрчүе, урыс теленең кысылуы, Татнефть тирәсендәге хәлләр, "Дальний" вакыйгалары турында федераль басмаларның иң ялкавы гына сүз куертмагандыр.

Президент атамасын үзгәртүгә халык битараф


Экспертлар шурасының җаваплы сәркатибе, профессор Андрей Большаковның Азатлыкка әйтүенчә, 2012 елдагы террор гаммәлләре барысын да аптырашта калдырган.

"Бу хәлдән соң республика президент аппараты да эшен үзгәртергә мәҗбүр булды. Ә хаимияткә идарә итү карарларын кабул итү өчен объектив саннар кирәк. Чынлыкта карый башлагач, төрле таркалып эшләүче галимнәр, бу өлкәдә эшләүче тикшеренүчеләр барлыгы күренде, әмма гомуми ниндидер караш юк иде. Минемчә, моның барысын да системага салырга кирәк һәм төрле чыганактан булган мәгълүматны туплап хакимият ниндидер идарә итү юлларын сайлыячак", ди ул.

Ислам төркеменә караган экспертларның шурага күбрәк кертелүен дә ул ислам агымнарыннан килгән куркыныч белән бәйли.

"Православларда барысы да тыныч. Анда бары тик керәшеннәр мәсьәләсе генә бар, әмма ул җәмәгатьчелек игътибарын таләп итми. Этник проблемнар да булды. Мисал өчен, Норлатта низаглар чыкты.
Нурлатта туган бәрелешләрдән соң урамнарны полиция күзәтте

Нурлатта туган бәрелешләрдән соң урамнарны полиция күзәтте


Мигрантлар килгәнче Татарстан шактый тыныч төбәк иде, 2010 елдан башлап сәләфичелек идеяләрен алып килүчеләр күзгә ташлана башлады. Милләтчелек Татарстан халкына хас түгел, чөнки төрле милләт халыклары тынычлыкта яшәп килә. Азәрбайҗан, Дагыстаннан килеп бизнестагы кайбер өлешләргә дәгъва итә башлагач, җирле халыкка бу ошамый башлады", ди ул.

Большаков шураның иҗтимагый-сәяси өлкәсенә караган белгеч. Аның әйтүенчә, алар халыкның протест кәефләрен дә күзәтеп барачак.

"Мисал өчен, Мәскәүдә Сазлык мәйданындагы протестлар ул бер әйбер, анда нигездә урта катлам, керемнәре уртача булган халык катнашты. Татарстанны алганда, социаль өлкәдә хәл ителмәгән мәсьәләләр Чаллыда күзәтелә. Анда Казанга караганда хәл начаррак", ди ул.

2015 елга Русиядә бер генә президент калырга һәм Татарстан президенты атамасы да бетерелергә тиешлеге турындагы мәсьәләне Большаков халыкка кызык түгел дип саный.

"Безнең шура күбрәк тикшеренүләр нәтиҗәсе нигезендә фикер чыгарачак. Җәмәгатьчелеккә бу президент атамасы темасын тәкъдим итеп аларның фикерен белергә тырышу кызык түгел. Президент дип аталачакмы, башлыкмы -- аларга барыбер. Шул ук вакытта федераль канун бар һәм анда бер генә президент булырга тиеш диелгән икән, без инде канун нигезендә эшләргә тиеш", ди ул.

Большаков әйтүенчә, экспертлар шурасының беренче утырышында узган ел уздырылган 17 тикшеренү нигезендә сөйләшү алып барылган. Аны Казан федераль университеты һәм Татарстан фәннәр академиясенә караган төрле институтлар үткәргән.

Татарстандагы милли мәсьәлә тиз куертыла

Тикшеренүләр арасында милләтара мөнәсәбәтләргә багышланганын нигездә Татарстан тарих институтының этнология бүлеге башкара. Аның җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә барысы да яхшы. Сораштыру күрсәткәнчә, халыкның 90 проценттан артыгы үзенә хезмәттәш буларак, җитәкче, күрше, дус буларак башка милләт вәкиле булуыннан риза. 50 процент хәтта тормыш иптәше буларак та башка милләт вәкилен сайларга әзерлеген белдерә.

"Ләкин Татарстанда кайбер проблемнарга милли төсмер бирәләр. Шул ук Норлаттагы соңгы вакыйгалар криминал характерда булса да, моны бик тиз милләтара проблем дип күрсәтергә тырыштылар, чөнки халыкара мөнәсәбәтләр бик тиз куертыла. Бу проблемны төрле сәясәтчеләр дә, бик тиз оеша башлаган үзәкләр дә үзенчә куллана. Алар ниндидер аңлашылмаган чыганаклар, методикаларга таяналар", ди ул.

Шундый нигезсез сүзләр, саннар булмасын өчен Татарстанда быел милли һәм динара мөнәсәбәтләрне, телләр процессын фәнни өйрәнүгә тагын да зуррак игътибар бирелә башлаган.

"Хәзер өч програмны тормышка ашыру турында тикшеренүләре уза. Беренчесе -- татар халкының милли үзаңын саклау програмы, икенчесе -- Татарстан дәүләт телләре турындагы канунның тормышка ашырылуы һәм Татарстанда милли концепциянең тормышка ашырылуы.

Шулай ук киңкүләм мәгълүмат чараларында татар теленең кулланылышын тикшерәбез һәм аны урыс теле белән чагыштырып карыйбыз. Татар теленең интернетта кулланылышын күзәтү алып барабыз. Кыскасы, быел бик киңкүләм тикшерүләр көтелә.

Боларның барысы белән дә КФУ, Тарих институты, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Халыклар ассамблеясы шөгыльлләнә”, ди Габдрахманова. Казандагы урыс җәмгыяте урыс телен күбрәк укытуны таләп итеп төрле чаралар уздырып килә

Казандагы урыс җәмгыяте урыс телен күбрәк укытуны таләп итеп төрле чаралар уздырып килә


Аның әйтүенчә, Татарстанда халыклар арасында каршылык юк, шул ук вакытта эчке этник проблемнарның булуы күзәтелә. Мисал өчен, Казандагы урыс җәмгыяте инде ничә ел дәвамында Татарстанда урыс теленең җитәрлек дәрәҗәдә укытылмавына зарланып каршылык чаралары уздыра, Мәскәүгә шикаятьләр яза.

"Безнең тикшеренүләр күрсәткәнчә, урысларның күпчелеге татар теленең мәктәпләрдә укытылуын яклый. Шул ук вакытта алар аны укыту сыйфаты белән канәгать түгелләр. Бүгенге яшьләр татар теленә прагматик карый. Алар татар теле төрек дөньясын аңлау өчен бер юл булып тора дип әйтә. Ниндидер берничә кешенең фикере әле күп халыкныкы дигәнне аңлатмый. Мәскәүгә шикаять язучылар, бәлкем, кемдер тарафыннан финансланадыр.

Шул ук вакытта Татарстандагы урыс, керәшеннәргә дә күпмедер яклау кирәк, әмма шикаятьләр язып кына эш бармый, ә сөйләшү конструктив булырга тиеш", ди ул.

Большаков әйтүенчә, экспертлар шурасы, мөгаен, ярты елга бер җыелыр.

"Даими җыелу кирәк түгелдер дип саныйм, чөнки тикшеренүләрне тиз-тиз уздыру мөмкин түгел. Безнең фикерләр аерым җыентыкларда да урын алыр дип саныйм", ди Большаков.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG