Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:15

ММЧ: Русия көч структуралары хезмәткәрләренә чит илгә бару тыелган


Русия көч структуралары хезмәткәрләренә чит илгә чыгу тыелган. «Известия» язуынча, тыелу эчке эшләр министрлыгы, федераль миграция хезмәте, наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте, җәзаларны үтәү федераль хезмәте һәм өлешчә саклану министрлыгы хезмәткәрләренә кагыла.

Моны раслаучы рәсми мәгълүмат әлегә юк.

LifeNews язуынча, Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев 21 апрельдән полиция бүлеге җитәкчеләренә генә түгел, ә гади хезмәткәрләргә дә Русия чиген узуны тыйган боерык имзалаган.

LifeNews Русия эчке эшләр министрлыгы барырга тыйган илләр исемлеген дә бирә. Барлыгы 150 ил. Алар арасында Төркия, Болгарстан, Бөекбритания, АКШ, Япония, Мексика, Италия, Мисыр, Испания, Чехия, Куба бар.

Русиядә көч структураларында дүрт миллионнан артык кеше эшли.

XS
SM
MD
LG