Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилев, тыелуга карамастан, Кырымга кайтачагын әйтте


Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев
Кырымтатар халкы юлбашчысы, Уукраина Югары радасы депутаты Мостафа Җәмилевне Кырымга кертүне 2019 елга кадәр тыйганнар.

Кырымтатар мәҗлесе сәхифәсе хәбәр итүенчә, бүген иртән Җәмилев мәҗлес рәисе урынбасары Аслан Омәр белән Кырымнан Киевка чыгып киткән. Киевта ул АКШ вице-президенты Джо Байден белән очрашырга тиеш.

Кырымнан чыгып барганда Җәмилевкә "Русиягә керүне тыю турындагы кисәтү" тапшырылган. Документта имзалар да, мөһерләр дә юк, әмма шул ук вакытта чит ил ватандашына 19 апрельдән керүне тыю турындагы карарга сылтама бирелгән.

Җәмилев, бернигә дә карамастан, Кырымга кайтачагын әйтте.
XS
SM
MD
LG