Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ерактагы Ленинны хөрмәтләүчеләр күп түгел


Элеватор тавындагы Ленин һәйкәле
Элеватор тавындагы Ленин һәйкәле

Чаллының Элеватор тавында чираттагы һөҗүмнән соң әле генә төзекләндерелгән Ленин һәйкәле янына Ленин туган көнне билгеләргә бары дүрт кенә кеше килде.

Чаллы шәһәрендә Ленинга һәйкәл салынмады. КамАЗ төзи алдылар. Ләкин Советлар Берлеге чорында иң зур автосәнәгать ширкәте саналган шушы КамАЗ дөнья пролетариаты юлбашчысы исәпләнгән Ульянов-Ленин истәлегенә ниндидер корылма диикме, һәйкәл сыман берәр нәрсә дип әйтикме, җиткерә алмады. Шәһәр коммунистларының да бу гамәлгә куллары җитмәгән.

Шулай да, Чаллы җирлегендә Ленинга һәйкәл бар, дип санала. Ул 1917 елгы инкыйлабка кадәр салынган элеватор кырында. Халык бу урынны Элеватор тавы дип йөртә. Шушындагы бистә клубы каршында алтмышынчы елларда салынган Ленин һәйкәле әле дә саклана. Дөрес, шушы таш сынга да берничә еллар дәвамында һәҗүмнәр булып торды. Әле атна-ун көн элек кенә "Ленин бабай"ның каядыр өндәп торган кулының чуклары кыеп төшерелгән иде. Анысын тагын яңартканнар.

Ленин туган 22 апрель көнне коммунистларның бирегә җыйналуы күптән гадәттә. Ә менә быел бирегә бары дүрт кенә коммунист килгән. Дүртесе дә татарча сөйләшә. Пенсионер Винер Гәрәевтән кала калган өчесе керәшен булып чыкты. Коммунистларның Чаллы шәһәр комитеты секретаре Марклен Федоров кеше аз килүне һәйкәлнең шәһәрдән читтә булуы, хакимиятнең бу якларга автобуслар хәрәкәтен туктатуы белән бәйли. Шушы коммунистларга берничә сорау бирдек.
Чаллыда Ленинны искә алырга дүрт кенә кеше җыелды
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:18 0:00

Винер Гәрәев Владимир Путинга, Миңтимер Шәймиевка кагылышлы шигырьләрен дә сөйләргә теләгән иде. Ләкин фикердәшләре төрмәгә озатулардан шикләнеп, аны бу уйларыннан чигендерде.
XS
SM
MD
LG