Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция чит илдә ял итүдән баш тартырга теләми


2012 елда Полиция университетын тәмамлаучылар Кызыл мәйданда чыгарылыш кичәсендә
2012 елда Полиция университетын тәмамлаучылар Кызыл мәйданда чыгарылыш кичәсендә

Русия полициясендә һәм башка көч структураларында эшләүче дүрт миллионлап кешегә чит илләрдә ял итмәскә киңәш ителә. Барырга ярамый торган илләр исемлегендә 150 ил.

Русия эчке эшләр министрлыгы, Федераль миграция хезмәте, наркотикларны тикшерүче һәм җәзаларны гамәлгә куюны күзәтүче федераль хезмәтләрдә эшләүче, шулай ук саклану министрлыгы хезмәткәрләренә 21 апрельдән башлап чит илләргә йөрүдән тыелырга киңәш ителә. Эчке эшләр министрлыгы "Украинадагы кризис нәтиҗәсендә халыкара вазгыятьнең катлаулануы сәбәпле, үз хезмәткәрләренә каршы провокацияләр булу ихтималы турында" кисәтә. Бу турыда сишәмбе көнне чыккан хәбәр зур шау-шу тудырды.

Казан полициясендә эшләүче Илнур быел ике баласы белән Төркиягә ялга барырга җыена. Илнурның хатыны да полициядә эшли.

"Чит илгә ялга йөрүчеләр күп безнең. "Чит илгә бармаска дип киңәш итәбез", дисәләр, башта моның сәбәпләрен белергә теләр идем. Мисал өчен, Мисырда вазгыять киеренке булганда безгә анда йөрмәскә киңәш иттеләр, ләкин моны бары тик безнең иминлекне кайгыртып эшләгәннәр, дип беләм. Бу юлы безне чит илгә чыгармауның максатын аңламыйм. Минемчә, юллама алганнар ялларыннан баш тартмас", диде Илнур Азатлыкка.

Бу юлы "бару киңәш ителмәгән илләр" исемлегендә сугыш барган Мисыр гына түгел, тагын 149 дәүләт бар. Алар арасында мөмкинлеге булган һәр Русия ватандашы яратып йөргән Төркия, Мисыр, Италия, Чехия, Испания, Болгарстан, Мексика, Куба, АКШ һәм башка илләр.

Элекке елларда көч структураларында эшләүчеләрнең ялга барганда юл чыгымнары да түләнгән булган. Соңгы елларда акча җитмәү сәбәпле бу төр ярдәм туктатылган. Үзләре теләгәнчә ялга бара алмаган полиция хезмәткәрләренә ял өчен Русия эчендә башка урыннар тәкъдим итәчәкләрме?

"Белмим, мондый хәлнең булганы юк әле. Без ялга кая баруны җитәкчелеккә хәбәр итәргә тиеш түгел идек моңарчы", диде Илнур.

Русиянең көч структураларында дүрт миллионнан артык кеше эшли, дип исәпләнә. Шуларның 1 миллион 335 меңе эчке эшләр министрлыгына, 2 миллион 20 меңе саклану министрлыгына карый. 325 меңнән артык кеше җәзаларны гамәлгә кую, 40 меңләп кеше наркотикларны контроль итү идарәләрендә хезмәт итә. Хәрби күзләү һәм Федераль иминлек хезмәте эше яшерен булганга, анда ничә кешенең эшләвен фаразлау авыр.
XS
SM
MD
LG