Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ислам институтында филологиягә багышланган конференция узачак


23 апрельдә Русия ислам институтының филология һәм илне өйрәнү кафедрасы “Полиэтник һәм конфессияара мохиттә филология: торышы һәм перспективалары” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрәчәк. Әлеге чара V Мәхмүтов укулары кысаларында оештырыла.

Татар-информ язуынча, РИИ оештырган конференциянең программасында каралганча, ачылыш тантанасында РИИ ректоры Рафик Мөхәммәдшин, Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов, Йәмәннең Аден университетында укыту эшләре буенча проректор А. Алави, КФУда тюркология кафедрасының өлкән укытучысы төркияле М.Кэрулы, РИИда филология һәм илне өйрәнү кафедрасының өлкән җитәкчесе тунислы А. Омри һәм Бөтендөнья Коръән-хафизларны өйрәтү оешмасының вәкиле, Мисырдан Хасәнә әл-Һәдия чыгыш ясаячак.

Анда “Татар һәм гарәп телләрендә фонология системасы”, “Йәмәндә хәзерге вакытта югары белем бирүнең үсеш тенденцияләре”, “Мәмлүкләр Мисырында тәрҗемә эшчәнлегенең әһәмияте”, “Русия дәүләтенең дипломатик хезмәтендә йомышлы татарлар”, “XIX гасырда мөселман модернистларының милли телләргә мөнәсәбәте” һ.б. темалар күтәреләчәк.
XS
SM
MD
LG