Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 26 апрельдә Туган тел көне билгеләп үтеләчәк


Габдулла Тукайның туган көнендә 26 апрельдә иртәнге 8дә Казанда Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы була.

Татарстан язучылар берлеге белдерүенчә, сәгать 12дә Тукай һәйкәле янында халык өчен шигърият бәйрәме башлана. Көндезге 1дә бәйрәмдә “Илһам” яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була. Шулай ук Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләренең быелгылары бирү турында Татарстан президенты фәрманы укылачак.

Кичке 5тә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында “Казан-төрки дөньяның мәдәни башкаласы-2014” елын ачу тантанасы булачак.
XS
SM
MD
LG