Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 01:02
АКШ президенты Барак Обама Азия илләренә сәфәрен башлады. Бер атнада ул Япония, Көньяк Корея, Малайзия һәм Филлипинда булачак.

АКШ президентының дәүләт иминлеге мәсьәләләрендә ярдәмчесе Сюзан Райс әйтүенчә, һәрбер илдә Обама икеяклы мөнәсәбәтләр турында сүз алып барачак.

Токиода Обама һәм Япония премьер-министры Синдзо Абе керчеккә терәлгән халыкара Транс-Тын океаны сәүдә-икътисади оешмасын булдыру турында сөйләшәчәк. Анда барлыгы унике ил керергә тиеш.

18 ел дәвамында бу Америка президентының Япониягә беренче сәфәре.
Әлеге сәфәр Япониянең Кытай белән Сенкаку утравы өчен бәхәсләшүнең куерган чорында үтә.

XS
SM
MD
LG