Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 04:52

Төмән мәдәният үзәгендә иҗат концертлары үтте


"Әпипә" балалар уен кораллары ансамбле чыгыш ясый

"Әпипә" балалар уен кораллары ансамбле чыгыш ясый

Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә иҗат төркемнәре еллык эшләренә нәтиҗә ясап, матур концерт програмы әзерләгәннәр. Концерт залы күтәренке кәефле, могҗиза көткән тамашачылар белән тулы иде.

Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә “Сүнмәс хисләр” вокал татар җыр, “Нур” яшьләр вокал җыр, “Бәйрәм” балалар вокал, “Әпипә” ансамбльләре, берничә уен кораллары төркеме, бию, театр, татар киеме, декоратив-кулланма иҗат студияләре, яшьләр клубы эшли. Татар көрәше, татар теле, гарәп теле түгәрәкләрендә шөгыльләнергә мөмкин. Алар ел буена милли һәм дәүләт бәйрәмнәрен үткәрәләр, конкурс - фестивальләрдә катнашалар, халык өчен күңел ачу, иҗади кичәләр оештыралар.

Үзәкнең 200 кеше сыярлык матур залында никах, туй, юбилей, туган көн тантаналары уздырыла. Тарихи бинада уен коралларында уйнарга, тегү-чигүгә өйрәнергә, конференция, түгәрәк өстәл, мастер-класслар һәм башка чаралар өчен барлык мөмкинлекләр бар.

“Салават күпере” дип аталган үзәктә эшләүче коллективларның иҗат концертларын тамаша кылырга килүчеләрне милли киемдәге чибәр кызлар каршы алып, бинаның икенче катына озата тордылар.

Концертта түгәрәкләргә йөрүчеләр белән бергә “Себер йолдызы – 2014” финалисты Диана Бакирова да катнашты. Ике сәгать барган чара бер тында үтеп китте. “Умай” фольклор-уен кораллары ансамбленең дәртле чыгышыннан соң калган күтәренке кәеф ахыргача сүрелмәде. Кичәгә үзәк җитәкчесе Лилия Кәримова йомгак ясап, түгәрәкләргә йөрүче балаларның ата-аналарына чын күңелдән рәхмәт белдерде, киләчәктә дә бергә эшләргә чакырды”, дип сөйләде бәйрәм турында Рәүфә Кангазина.

Үзәккә йөрүче укучы балаларның урыс телендә сөйләгән шигъри юллары белән башланып киткән чараны алып баручылар да, тамашачыларны туган телебездә сәламләгәннән соң, урыс телендә дәвам итәләр. Әлбәттә, татар мәдәният үзәгенә килгән милләттәшләребезне бу күренеш борчымый калмый. Моның сәбәбен үзәк җитәкчесе Лилия Кәримова болай дип аңлатты:

Лилия Кәримова

Лилия Кәримова

– Татар мәдәният үзәге - Заречный микрорайонында эшләп килүче бердәнбер мәдәният йорты. 11нче һәм 79нчы мәктәпләр дә ябылгач, җыр-бию белән мавыгучы балаларга сәләтләрен үстерер өчен махсус түгәрәкләр якын-тирәдә бөтенләй оештырылмый, шуңа һәркем безгә килә. Мәсәлән, Әхтәм Назыйров җитәкчелегендәге “Заречная околица” җыр ансамблендә бары тик олы яшьтәге урыс милләте кешеләре җырлыйлар. Аларга сокланмыйча булмый – атнасына ике мәртәбә репетициягә гел тулы составта, зур җаваплылык һәм бик теләп йөриләр.

Ә үзебезнең татарлар ни өчендер бик пассив. Бүгенге концертыбыз – үзәктә эшләүче түгәрәкләрнең ел буена ирешелгән нәтиҗәләрен күрсәтү иде. Үзәктә төрле милләт вәкилләре шөгыльләнү сәбәпле, чара дәүләт телендә алып барылды. Шуны өстәп әйтергә кирәк, без үткәрә торган чараларның 40%ы саф татар телендә уза. Сәләтсез кеше юк, сәләтне бары үстерергә генә кирәк, ә без теләге булган һәркем белән эшлибез, килүчеләргә һәрвакыт шатбыз, көтеп калабыз, - дип ачыклык кертте.

Үзәкнең төрле студияләренә актив йөрүче Клара Кучковская концертның югары дәрәҗәдә үтүен хәбәр итте.

– Мин үзәккә оныгым белән бергә йөрим. Монда татар гына түгел, урыс балалары да йөриләр: алар татарча җырларга, биергә өйрәнәләр, апалар да нинди шәп итеп җырладылар. Тамашачылар арасында да башка милләт кешеләре бар иде. Шуңа да кичәнең урыс телендә алып барылуын шулай кирәк дип аңлыйм. Тик чараларга халык кына азрак килә. Аларга үзәкнең уңайсыз җирдә урнашуын, кичен шәһәр транспортына чыгарга куркыныч булуы ошамый.

Бу уңайдан шуны да әйтим: кышын ялгыз хатын-кыз һәм ирләр өчен танышу кичәләре дә оештырып карадык. Бай програм әзерләдек. Тик кешенең аз булуы сәбәпле, кичәләрне үткәрми башладык. Чөнки нәтиҗәсе юк, диде Кучковская.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG