Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:46

Кеше хокукларын яклау шурасы Жириновскийны җинаять җаваплылыгына тартуны сорый


Русия президенты каршындагы кеше хокукларын яклау шурасы йөкле хатын кызны – «Русия бүген» мәгълүмат агентлыгы журналистын кимсеткән һәм мыскыл иткән өчен ЛДПР фиркасе рәисе Владимир Жириновскийга карата җинаять эше ачуга ризалык бирүне сорап баш прокуратурага мөрәҗәгать итте.

Депутатны җинаять җаваплылыгына тарту бары тик Русия дәүләт думасы ризалыгы белән генә мөмкин.

Шура җитәкчесе Михаил Федотов баш прокурор Юрий Чайкага язган хатында Жириновскийның сүзләрендә журналист эшчәнлегенә аяк чалырга тырышу һәм янаулар булуын әйтә. Моннан тыш, хокук яклаучылар депутатның сүзләре Русия парламенты дәрәҗәсен генә төшереп калмый, ә бөтен җәмгыятькә булган ихтирамсызлыкны күрсәтә һәм әлеге сүзләрнең дини хисләрне мыскыл итүгә юнәлдерелгән булуын әйтә.

18 апрель көнне журналист Стелла Дубовицкаяның депутатка биргән соравына җавап итеп Жириновский аны мыскыл иткән сүзләр кычкыра башлый. Дубовицкаяны яклап чыккан хезмәттәшләренә дә мәгънәсез сүзләр белән җавап кайтара. Әлеге хәлдән соң, йөкле журналистны хастаханәгә алып китәләр.

Бүген Жириновскийның тәртибен Дәүләт Думасының этика комиссиясе тикшерергә тиеш.

XS
SM
MD
LG