Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Тукай көннәре уңаеннан шигъри бәйге-фестиваль узды


Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында "Тукай моңнары" исемле бәйге-фестиваль узды.

23 апрельдә узган бу чарада республика мәктәпләре укучылары катнашты. Чарада Тукай шигырьләре төрле телләрдә яңгырады, шулай ук башка шагыйрьләрнең әсәрләрен сәнгатьле уку бәйгесе узды. Аерым номинациядә төркемнәр дә катнашты. Алар Тукай әкиятләре, шигырьләре нигезендә театраль композицияләр, тамашалар күрсәтте.

Тукай шигырьләре татар теленнән башка, башкорт, урыс, инглиз, украин, мари, удмурт, чуваш телләрендә яңгырады. Бәяләмә төркемен Туймазы татар дәүләт драма театры режиссеры Байрас Ибраһимов җитәкләде. Җиде төркемгә бүленеп, бәйге-фестивальдә катнашучылар үзләренең сәләтләрен күрсәткәннән соң, чарага йомгак ясалды. Чара тантаналы җыелыш белән тәмамланды. Анда җиңүчеләр игълан ителде, аларга бүләкләр тапшырылды.

Тантаналы җыелышта төрле номинациядә җиңүчеләр, төркемнәр чыгыш ясады. Шулай ук былтыр узган беренче шундый бәйгедә гран-при алучы һәм беренче урыннарны алучылар да чыгыш ясады.

2014 елгы гран-прига Краснокама районының Яңа Бура мәктәбе укучысы Муллакаева Эльгина лаек булды. Аның Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятен сәнгатьле башкаруы берәүне дә битараф калдырмады. Төркемнәр арасында Балтач районының Нөркә авылы "Яшьлек" иҗат түгәрәге беренче урынны алды. Тамашада Туймазы татар драма театры артистлары да катнашты.
XS
SM
MD
LG