Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Иман" үзәге Татарстанда ислам проблемаларын тикшерәчәк


Җомга көнне Казанның "Иман" ислам үзәге "Татарстанда соңгы елларда ислам үсеше, аның проблемалары һәм чишү юллары" исемле очрашуга чакыра. Дин әһелләре, мөфтият вәкилләре һәм журналистлар катнашындагы бу сөйләшү "Идел" кунакханәсендә үтәчәк, дип хәбәр итә аның оештыручысы Наил Гарипов.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә тикшереләчәк мәсьәләләр арасында дин әһелләре арасында хакимият өчен көрәш, Татарстан мөселманнарына чит илләрдәге исламның йогынтысы кебекләре дә бар.
XS
SM
MD
LG