Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:30
Славянскида Украина эчке эшләр һәм саклану министрлыгының Русия тарафлы кораллы төркемнәргә каршы чара уздыруы барышында илнең төньяк-көнчыгышында сепаратистларның өч ныгытмасы юк ителгән. Украина эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, бәрелешләрдә Русия тарафлы биш активист һәлак булган, украин көчләре ягыннан бер кеше җәрәхәтләр алган.

Урамнарда халыкка өйләреннән чыкмаска һәм үзбилгеләнгән хакимият вәкилләре боерыкларын үтәмәскә, провокацияләргә бирешмәскә чакырган өндәмәләр таратылган.

Үзен Славянскиның халык мэры дип игълан иткән Вячеслав Пономерв әлеге өндәмәләр язылган кәгазь булган һәр кешене шунда ук атып үтерәчәге белән янады. Бу хакта Украин яңалыклары бәйсез мәгълүмат агентлыгы яза.

Славянски юлында Хрестыще авылы ягыннан булган чик ныгытмасында машина көпчәкләре яндырыла.

Шәһәрдә мобиль элемтә начар эшли, күпләп боралаклар оча.

Элегрәк Пономарев сепаратистлар тарафыннан тоткарланган американ журналисты Саймон Островскийны «Донбасс халык губернаторы» Павел Губаревка алмаштырырга әзерлеген әйтте. Губарев Украин хакимияте тарафыннан кулга алынган иде.

XS
SM
MD
LG