Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:34

Страсбург мәхкәмәсе Казан милициясенең кеше үтерүенә аңлатма сорый


Страсбургтагы Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе

Страсбургтагы Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе

Европа кеше хокукларын яклау мәхкәмәсе Русия хакимиятеннән 2007 елда Юдино бистәсендә милиция тарафыннан үтерелгән Радик Рамазанов эше турында аңлатмалар сорый. Татарстан мәхкәмәсе милиционерларны аклаган иде.

Страсбургтагы Европа кеше хокукларын яклау мәхкәмәсе Радик Рамазанов эше нигезендә Русия хөкүмәтенә берничә сорау юллаган. Аерым алганда алар кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау конвенциясе нигезендә, Рамазановның хокуклары бозу булганмы һәм милициянең ул вакыттагы гамәлләре нигезлеме дип сорый. Шулай ук Рамазановның үлемен тикшерү тиешлечә үткәрелгәнме һәм аның туганнарына ил эчендә хокук яклау эшләрен алып бару өчен мохит тудырылганмы дип кызыксына. Казан хокук яклау үзәге хәбәр итүенчә, моннан тыш алар милиционерларның Рамазановның фатирына үтеп керүе канунимы дигән сораулар куя.

Билгеле булганча, 2007 елның гыйнварында наркотик җитештерүне ачыклау чарасы кысаларында, милиционерлар Алексей Дукс һәм Руслан Таҗиев Казанның Юдино бистәсендә яшәүче гаилә башлыгы, 31 яшьлек Радик Рамазанов фатирына бәреп кереп аны атып үтерә.

Милиционерлар ул чакта эш киеменнән булмый, шуңа Радикның туганнары нәрсә булганын да аңламый кала, чөнки хезмәткәрләр үзләренең кем булуларын да әйтеп тормый.

Алар керешкә үк Рамазановка ташлана һәм егет икенче бүлмәгә качмакчы була, әмма милиционерлар аңа атып яралыйлар һәм аяклары белән типәкли-типкәли кыйный башлыйлар. Нәтиҗәдә, Радик ашыгыч ярдәм машинасында үлә.

Әлеге хәлдән соң Радикның туганнары Казанның хокук яклау үзәгенә мөрәҗәгать итә.

Дукс һәм Таҗиевка канунсыз фатирга бәреп керү, эш вәкаләтләрен явызларча файдалану һәм корал куллануда гаепләүләр белдерелә. Ә Дукска тагын кеше үтерү мәддәсе дә өстәлә.

Мәхкәмә тыңлаулары ел ярым дәвам итә һәм дәүләт гаепләүчесе Дуксны – 13, ә Таҗиевны – 6 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый. Ләкин хөкемдар Владимир Морозов аларны аклау карарын чыгара.

Югары мәхкәмә дә әлеге карарны үзгәрешсез калдыра. Казан хокук яклау үзәге юристлары бу кеше хокуклары һәм ирекләре конвенциясенең өч маддәсе, аерым алганда яшәү, торак кагылгысызлыгы һәм тиешлечә тикшерү уздыруга хокуклары бозылган дип саный.

Рамазановның туганнары Русия мәхкәмәләренең мондый карарыннан соң эшне Европа кеше хокукларын яклау мәхкәмәсенә юллый.

XS
SM
MD
LG