Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены узачак


15-17 майда Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены үтәчәк. Аны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы оештыра. Җыенга Тататарстанның 43 район-шәһәреннән, Русиянең 62 төбәгеннән, 31 якын һәм ерак чит илдә 450 вәкил киләчәк дип көтелә.

Татар конгрессы хәбәр итүенчә, төп чаралар 16 май көнне узачак. Камал театры бинасында җыенның пленар утырышы каралган.

Алдагы 15 май көнне Русиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән ханымнар Казанның татар телендә белем бирүче урта уку йортлары белән танышачаклар. Аларның Фатыйха Аитова исемендәге 12 кызлар гимназиясенә, 2 татар гимназиясенә, кызлар өчен 4 нче интернат гимназия, сәләтле балалар өчен 7 һәм 2 санлы лицей интернатларга баруы планлаштырылган.

Кич белән ханымнар Г.Камал исемендәге татар академия театрында Ркаил Зәйдулланың «Үлеп яратты» спектаклен караячаклар. 16 май кичендә алар шулай ук Камал театрында үтәчәк «Сөембикә» журналының 100 еллыгына багышланган чарада да катнашачаклар.
XS
SM
MD
LG