Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:25

Дөньяның абруйлы уку йортларының берсендә галимнәр татар җәдитчеләре турында сөйләшер өчен җыела.

Җәдитчелек хәрәкәте үз вакытында күп бәхәсләр һәм каршылыклар белән иңдерелгән булса да, аның тарихи әһәмияте йөз ел узгач та кимеми. Казанда җыелган галимнәр җәмгыятьнең бүгенге торгынлык халәтеннән чыгу юлларын нәкъ җәдитчеләр эшчәнлеге мисалында эзләргә кирәк, дип белдергән иде.

XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында эшләгән Шиһабетдин Мәрҗәни, Муса Җаруллах Бигиев һәм Ризаэтдин Фәхретдин эшләрен тикшергән чит ил галимнәре бу атна ахырында дөньяның иң абруйлы югары уку йортларының берсендә – АКШтагы Һарвард университетында җыела. Фән әһелләре үзләренең тикшеренүләре барышында җәдитчелек ул сәяси-мәдәни хәрәкәт булудан бигрәк шул тарихи чорда ислам һәм җәмгыятьтәге реформаларны тормышка ашыру өчен практик кагыйдәләр җыелмасы булган, дигән нәтиҗәгән килгән.

Ислам әһелләренең җәдитчелекне традицион яшәү рәвешенә каршы кую, аны бозучы итеп күрсәтү һәм үз максатларында куллану тырышлыгы Үзәк Азия халыкларында аеруча нык сизелгән булган.

Шимбә-якшәмбе көнне Һарвардта үтәчәк фәнни җыенда галимнәр бу хакта фикер алышачак, тарихи ачышларны бүгенге көндә күчеш чоры кичергән җәмгыятьләрдә дә куллану мөмкинлекләрен тикшерәчәк.

Конференциядә Австралия, АКШ, Австрия югары уку йортлары тарихчылары белән бергә АКШның Пенсильвания университетыннан галимә Розалия Гарипова һәм Петербурдагы Европа университетыннан Русиядәге мөселман халыклар белгече, профессор Әлфрид Бустанов та катнашачак дип көтелә.

XIX гасыр ахырында дини уку йортларында реформалар үткәрү һәм мәдрәсәләрдә яңа фәннәр кертү шаукымы турында Төркиядә яшәүче галим Надир Дәүләт "1917 ел октябрь инкыйлабы вә төрек-татар Милләт мәҗлесе" исемле китабында да язып чыкты.

XS
SM
MD
LG