Accessibility links

Кайнар хәбәр

Краматорски һава аланында боралак шартлаган


Донецки өлкәсендә Краматорски шәһәрендәге һава аланында Ми-8 боралагы шартлаган. Бу хакта хәрби-сәяси тикшеренүләр үзәге башлыгы Дмитрий Тымчук хәбәр итә. Боралак ут ачу нәтиҗәсендә шартлагандыр дигән шикләр бар. Һәлак булучылар турында мәгълүмат юк.

“Новости Краматорска” порталы хәбәр итүенчә, һава аланына беркем кертелми.

Новости агентлыгы Краматорски һава аланы тирәсендә атышлар булуы турында хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG