Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке депутат Глущенко Старовойтованы үтертүне оештыруын таныды


Русия дәүләт думасының элекке депутаты Михаил Глущенко элекке депутат, сәясәтче, этнограф Галина Старовойтованы үтертүне оештыруын таныды. Бу хакта "Фонтанка.ru"га Глущенко адвокаты Александр Афанасьев белдерде.

Афанасьев сүзләренчә, Глущенко җинаятьне оештыру һәм әзерләү турында мәгълүмат биргән һәм үзенең гаебен танып, үтерүне оештырган икенче депутат исемен дә атаган. Глущенкога тиз арада яңа гаепләү карары чыгарылырга мөмкин. Беренче тапкыр аны Старовойтованы үтерүдә 2013 елның 8 ноябрендә гаепләгәннәр иде.

Старовойтова 1998 елның 20 нояберендә үтерелде.

Ул 1990нчы еллар башында Татарстанда мөстәкыйльллек өчен көрәш барганда да татар оешмаларына киңәшләре белән зур ярдәм иткән шәхесләрнең берсе. Бу хакта Азатлыкка Татар иҗтимагый үзәгенең элекке рәисләреннән берсе булган Юныс Камалетдинов әйткән иде.
XS
SM
MD
LG