Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:56

Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Татарстанда иң югары бәя булган Тукай бүләге язучы Вахит Имамов һәм рәссам Владимир Поповка бирелә. Татарстан президенты бу хакта фәрман имзалады.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген бирү турында фәрман имзалады. Бүләк ике кешегә биреләчәк.

Чаллыда яшәүче Вахит Имамов әлеге шәһәрнең язучылар оешмасы рәисе, “Мәйдан” журналы баш мөхәррире, татар халкы арасында ул “Ир канаты”, “Сәет батыр”, “Утлы дала”, “Татар яугирләре” һәм башка тарихи әсәрләре, милли азатлык турында язган очерклары белән билгеле. Ул Тукай бүләгенә “Утлы дала” исемле ике томлы тарихи романы өчен тәкъдим ителгән иде.

90 яшен тутырып килгән рәссам Владимир Попов 70 яшендә иҗатында зур борылыш ясый. Шамаилләр иҗат итүне, гарәп каллиграфиясен югары сәнгать дәрәҗәсенә җиткерүне ул “гарәп хәрефләре белән фатназиягә чумып иҗат итәргә яратам, мондый сыгылмалылык һәм аһәң бер җирдә дә, бер генә телдә дә юк” дип белдерә.

Аның әсәрләре дөнья гизде. Попов эшләре 2000 елда Тәһранда узган Халыкара Коръән һәм каллиграфия күргәзмәсендә катнашты. 2006 елда Лүбнән, Сүрия һәм Мисырда – барлыгы җиде шәһәрдә шамаил һәм тугралары күрсәтелде. Италия, Төркия, Монголия сәнгать сөючеләре дә аның әсәрләре белән таныш.
Владимир Попов

Владимир Попов

Попов Шиһабетдин Мәрҗәни, Бакый Урманче, Илдар Ханов, Әхмәтҗан Таһиров улы Шакирҗан дип аталган тугра-шамаил каллиграфик композицияләре өчен Тукай бүләгенә тәкъдим ителде.

Әлеге ике шәхескә Тукай бүләге биреләчәген “Ватаным Татарстан” хезмәткәре дә раслады. Татарстан президенты фәрманнары иң беренче әлеге газетта басыла. “26 апрельдә чыгасы басмага бу фәрман урнаштырылды инде, анда Имамов һәм Попов күрсәтелгән”, диде ул.

Владимир Попов Азатлыкка 26 апрельдә булачак “Шигърият бәйрәме”нә чакыруларын белдерде.

“Миңа шалтыратып, хәбәр иттеләр, иртәгә үтәчәк бәйрәмгә көтеп калабыз, диделәр. Беләсезме, соңгы айда мин бик каты авырдым, аякка басып чыгып йөри алуыма да өч кенә көн. Иртәгә хәл җыеп булса, барырга тырышачакмын. Моңа кадәр мәйданга чыккан вакытлар да, шигърият бәйрәмендә катнашмаган чаклар да булды. Гомумән, мине Тукай бүләгенә намзәтләр исемлегенә кертүләре дә көтелмәгәнрәк булды.

Шау-шу купканын колак кырые белән генә ишеттем, әйтәм бит, аның турында уйларлык хәл юк иде. Ыгы-зыгы киткән очракта бүләктән баш тартырмын дигән уй да бар иде, көрәшне җенем сөйми, ләкин дусларым, хезмәттәшләремнең минем өчен тырышлыгын сызып ташлыйсы килмәде. Алар минем каллиграфия альбомын нәшер итәргә йөри. Татарстандагы 40 елдан артык эш стажымны исәпкә алып, хезмәтләремне күреп, югары бәяли белгәннәр икән, рәхмәт. Ләкин күпме эшләдем, бүләк алырмын әле дигән уй башка да килмәде”, дип белдерде Попов.

Вахит Имамов "Шигърият бәйрәме"нә киләчәген һәм бу чараны үткәрүне беркайчан да туктатырга ярамаганлыгын белдерә.

"Премия миңа тапшырылыр дип күңелем белән сизгән идем, шуңа бу турыда миңа әйтүләрен тыныч кабул иттем. Артык шатлану да, ниндидер эйфориягә бирелү дә булмады, барысы да гадәти кебек. Шигърият бәйрәменә сәгать уникедән соңга калмыйча килегез дип әйткәч, ярар, булырмын, дидем. Казаннан дуслар беренче булып шалтыратып котладылар. Нәрсә диим? Рәхмәт! Ә Тукай бүләге тирәсендә шау-шуга аптырыйсы түгел, иҗат өлкәсендә була торган хәл. Яшермим, минем дә күңел эчендә тырнаган вакытлар булды, ник аңа, ник тегеңә бирмиләр дип уйлану бар.
Вахит Имамов

Вахит Имамов

Татарстанда рәссамнарның биш берлеге бар, алар тәкъдим ителгән кайсысыдыр җиңсә, яки бирелми калса, үзара үпкәләш барлыкка килә. Барысына да ярап бетү мөмкин түгел. Туй үпкәсез булмый. Чаллыда 18 ел дәвамында язучылар берлеген җитәкләгәнгә күрә, мин Тукай бәйрәмен шунда каршы ала идем. Аны оештыруда җаваплы булгач, беркая да китә алмадым. Менә быел 26 апрельдә Казандамын. Ә Тукай премиясенең дәрәҗәсе төште дигән фикер белән килешмим. Тукай премиясе, аны тапшыру, Шигърият бәйрәме – милләтебезнең йөзек кашы, еллар дәвамында булган матур гадәт. Аны уздыруны туктатырга ярамый, 20 кеше килсен, барыбер оештырылырга тиеш", ди Имамов.

Быелгы Тукай бүләгенә ун намзәт сайлап алынды. Фатыйх Сибагатуллин һәм Александр Сладковский тирәсендә бигрәк тә зур шау-шу туды. Тукай бүләге иясе, язучы Ркаил Зәйдулла Азатлыкка җиңүчеләрне барлаучы комиссиянең әдәбияттан һәм сәнгатьтән бихәбәр булуын әйтеп, Сибагатуллины бөтенләй язучыга санамавын белдерде.

Шулай ук Азатлыкка сәнгать белгече Йолдыз Исәнбәт Александр Сладковский җитәкчелегендә әзерләнеп Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән "Татарстан композиторлары музыкасы антологиясе"нең бөтенләй антология таләпләренә туры килмәгәнен белдерде һәм җыентык бүләккә лаекмы, лаек түгелме дип сүз күтәреп утыруның артык икәнен әйтте.

Тукай бүләгенә өметләнгәннәр Тукай истәлегенә багышланган чараларда катнашамы?

"Алдан Сладковский иртәнге тугызда булачак Тукай һәйкәленә чәчәк салуда һәм "Шигърият бәйрәме"ндә дә катнашырга җыенган иде, әмма Рахлин исемендәге фестивальгә кунакларны каршы алганга һәм репетиция сәбәпле, ул бу чараларда катнаша алмый", дип белдерделәр оркестрдан.

Сибагатуллин Азатлыкка быел үз гомерендә беренче тапкыр "Шигърият бәйрәменә" киләчәген әйтте.

"Әлбәттә, иртәгә бәйрәмгә барам! Иң матур киемнәремне киеп, кешеләр белән күрешеп, шигырь тыңлап, быелгы Тукай бүләген алучыларны котларга ният бар. Яхшы кешеләр сайланган! Лаеклы, икесе дә. Бигрәк тә Вахит Имамов өчен куандым. Мин аны тарихи романнар иҗат итүче язучы буларак та хөрмәт итәм. Тыйнак та ул. Мәрхәмәтле икәнен дә беләм. Ул бит Чаллыда язучылар берлеген бүгенгә кадәр яшәтә. Әлмәттә юкка чыкты, ә болар эшли. Авыр хәлдә калучы каләм ияләренә ярдәм итә, үлгәннәрне онытмый, зират-каберлекләрен карап тора. Быел 60 еллык юбилее да әле! Лаеклы дип саныйм аны.

Элекке елларда "Шигърият бәйрәме"нә йөрми идем, чөнки чакыручы да булмады, үзем дә инициатива күрсәтмәдем. Матур гадәткә кертергә кирәк аны. Кеше татарча шигырь тыңласа начармы? Бөтен депутатлар да, министр, түрәләр шушында катнашсын! Бу бәйрәм татарларны берләштерә ала", диде Сибагатуллин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG