Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:12

Бакчасарай тарихи-мәдәни тыюлыгы язмышында яңа борылыш


Бакчасарай тарихи-мәдәни тыюлыгына җитәкче итеп кырымтатар Эльмира Аблялимова билгеләнгәннән соң кырымтатарлар биредәге матди мирасны саклауга игътибар артырга тиеш дип көтә.

Эльмира Аблялимова

Эльмира Аблялимова

Апрель аенда Бакчасарай тарихи-мәдәни тыюлыгының яңа мөдире итеп Эльмира Аблялимова билгеләнде. Яңа мөдирне Кырымның үзешчән хөкүмәте башлыгы Сергей Аксенов килеп тәкъдим итте. Моңа хәтле мөдир булып эшләгән Валерий Науменкога теләктәшлек белдерген тыюлык хезмәткәрләре мөдир алмашуга каршылык белдереп хөкүмәт бинасы янына жыелды, иске мөдирне яклап хатлар да язды. Шуңа да карамастан, Науменко алынды, аның урынына Аблялимова куелды.

Билгеле булганча, Бакчасарай тарихи-мәдәни тыюлыгына кергән Хан сарае нигезендә 1917 елда кырымтатар рәссамы, сәнгатькәре Усеин Боданинский (1877-1938) Бакчасарай музее оештыра. Ул музейның беренче мөдире дә була. 1937 елда большевиклар аны милләтчелектә гаепли, музей сепаратистлар оясы булды дип аны вазифасыннан алалар. 1938 елда Усеин Боданинский башка кырымтатар зыялылары белән бергә Акмәчеттә атып үтерелә.

Ул заманда бу музей кырымтатарларның сәнгать үрнәкләрен туплау, халыкның мәдәни мирасын өйрәнү, төрле экспедицияләр оештыру үзәге була. Шул заманнан бирле Бакчасарай тарихи-мәдәни тыюлыгына кергән төрле бүлекләрнең җитәкчәләре арасында кырымтатарлар булса да, тулаем тыюлыкның җитәкчесе итеп кырымтатар вәкиле куелмый иде.

Тыюлыкка кырымтатарларның Хан сарае исемле тарихи-мәдәни музее да, Зынҗырлы мәдрәсә дә, Чуфут кала да керә.

Ел саен бу музейны миллионнан артык кеше карый. Ләкин, Хан сарае күпме акча китерсә дә, ул еллар буе тиешле дәрәҗәдә реставрацияләнмәгән хәлдә кала. Бәлки бу татар ханлыклары арасында ханнарның каберләре бер урында күпләп сакланган бердәнбер урындыр. Ләкин алар да каралмый, тиешле дәрәҗәдә сакланмый. Ханнар зиратында аларның гаилә әгъзалары да җирләнгән. Сарайда булган дөрбәләр дә бу көнгә хәтле сакланган.

Хан сараенда кырымтатарларның милли киемнәре, кораллары, чигүләре, милли савыт-саба, алтын-көмештән бизәкләр күргәзмәсе эшли.

Совет чорында монда бүлмәләрнең берсендә зүр үлчәү (совет складларында булган 200-500 килограмм үлчи торган үлчәү) тора иде. Музейга килүчеләрнең, бу нәрсәгә монда куелган дигән сорауларына экскурсия алып баручылар Кырым ханнарын мыскыл итеп, "Крымские ханы выбирали себе жён по весу" диләр иде. Чынбарлыкта, әлбәттә, мондый хәл булмаган. Ә менә Әби патша сарайда булган, монда ул йоклап та алган, ул йоклаган ятак биредә әле дә саклана. Моны инде зур горурлык белән сөйли иде шул ук экскурсия алып баручылар.

Боданинский заманында туплана башлаган кырымтатар экспонатларының язмышы исә аяныч. Аларны талау бервакыт та туктамады, ләкин иң зур талаулар кырымтатарларны Кырымнан 1944 елда сөргәннән соң була. Күп экспонатлар Мәскәү, Ленинград, Украина музейларына җибәрелә. Алар кире кайтарылмады. Сөргенлек чорында сарай китапханәсеннән кыйммәтле кулъязмалар да юкка чыга. Аларның кайберләре яндырыла, имеш алар кырымтатар телендә язылган. Ханнар сарае исә караусыз кала.
Хан сараена карап торучы совет танкы

Хан сараена карап торучы совет танкы

Кырым сугышы чорында, 1854-1856 елларда биредә Русия хәрби госпитале оештырыла, Русиядәге ватандашлар сугышы чорында үтерелгән большевикларны җирлиләр, аларның истәләгәнә обелисклар куела. Ә инде Икенче дөнья сугышыннан соң монда совет хәрбиләрен җирлиләр, "Братская могила" оештыралар, бер танк та китереп урнаштыралар. Бу танк көпшәсенең туп-туры Хан сараеның баш манарасына карап торуы очраклымы, юкмы -- билгесез. Ләкин кайбер үткер сәяхәтчеләр бу танк манарага атарга әзерләнә шикелле дип тә куялар.

Кырымтатарлар Кырымга кайта башлагач, Хан сараеның манарасыннан азан әйтелә башлады, кайбер кырымтатар яшьләре Хан сараена килеп никахларын уздыра. Мәҗлес исә үзенең мөһим чараларын, мәсьәлән, ант итү чараларын монда үткәрә.

2012 елда Зынҗырлы мәдрәсә янындагы урында казулар вакытында тагын берничә сакланган кабер табыла. Кайбер галимнәр бу Кырым ханлыгына нигез салган Хаҗи Гәрәй һәм аның якыннары кабере дигән фараз белдерде. Бу каберләр бозылмасын дип аларны кире консервацияләделәр. Тагын күпме сер саклый бу урыннар -- билгесез.

Заманында дөньяны тетрәткән Кырым ханлыгының тарихы бу җирләрдә исән әле. Аның матди мирасы да әле юкка чыкмаганын күрәбез. Киләчәк нәселләр өчен бу мирас зур милли горурлык хисе уятачак мирас булачактыр. Бакчасарай тарихи-мәдәни тыюлыгындагы яңа җитәкченең төп вазифасы да бу мирасны саклау булса кирәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG