Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай һәйкәленә Татарстан, Кырым һәм Төркия чәчәкләре салынды


Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:28 0:00

Бүген Казанда Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулу тантаналары аның һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре салу белән башланып китте. Чарада Татарстан президенты, Кырым, Төркия вәкилләре дә катнашты. Кырым вәкиле ахырдан Татарстан журналистларының сорауларын да җаваплады.

Тукай һәйкәленә чәчәкләр салуга әзерлек иртәнге сигездә үк башланды. Кырым башлыклары кигән егетләр берничә мәртәбә чәчәк куюны кабатлап карады. Зур кунаклар алдында төгәлсезлек килеп чыкмасын дип уйладылар булса кирәк. Күпләр аларны киемнәренә карап Кырымнан килгәннәр дип уйласа да, егетләр Татарстаннан булып чыкты.

Тугыз тулгач исә иң элек Татарстан президенты чәчәк бәйләмнәрен Габдулла Тукай һәйкәленә салып аны искә алды. Аннан соң үз чираты белән Кырым премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы, Төркиянең Мәскәү илчесе, ТҮРКСОЙ җитәкчесе һәм Татарстан түрәләре һәм язучылары чәчәк бәйләмнәрен Тукай һәйкәле алдына куеп шагыйрьнең 128нче туган көнен хәтерләде.

Кырым хөкүмәте рәисенең урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ленур Ислямов Татарстан журналистларының сорауларын җаваплап Казанга килүенә бик шат булуын җиткерде.

"Минем Казанга 1990нчы елларда килгәнем бар иде. Казан ул еллардан соң бик нык үзгәргән. Миңа мондагы мохит Бакчасарайны хәтерләтә. Казанда үземне бик рәхәт хис итәм. Заманында Тукай ирек турында язганда ул безнең ирегебез турында да әйткән. Әмма ул үзе революционер булса да, без үзебезне алай дип санабыйбыз. Ләкин Тукайны, Җәлилне без укыйбыз. Алар безнең өчен уртак. Безнең төрки тамырларыбыз уртак. Безгә аларны сакларга һәм үстерергә кирәк", дип белдерде ул.

Ленур Ислямов, Кырым белән Татарстан арасында хезмәттәшлек килешүенә кагылышлы Азатлык сорауларын да читтә калдырмады.

"Татарстан белән Кырым арасында имзалануы көтелгән килешүгә әле кул куелмады. Чөнки Кырымның Милли мәҗлес рәисе Рифат Чубаров Казанга килмәде. Әмма бу килешү әлегә имзаланмаса да, Кырым белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек дәвам итәчәк. Барсы да яхшы булыр дип уйлыйм", дип, сүзен тәмамлады ул.
XS
SM
MD
LG