Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:31

Татарстан язучылар берлеге 80 еллыгын билгеләде


Язучылар берлегендә узган чарада катнашучылар

Язучылар берлегендә узган чарада катнашучылар

25 апрель көнне Казанда язучылар берлегенең 80-еллыгына багышланган чаралар үтте. Тукай клубында узган чарада хәзерге чорда төрки халыкларны бер-беренә якынайту мәсьәләсе каралды.

Казандагы мәдәни чаралар дисбесе Татарстан язучылар берлегенең 80-еллыгына багышланган чаралардан 25 апрель көнне башланып китте. Юбилей чарасы баштан Тукай клубында төрки халыкларның бүгенге көндәге әдәби мөнәсәбәт мәсьәләсен караудан башланды, тантаналы өлеше "Корстон" ял итү үзәгендә булды.

Тукай клубындагы чыгышларда төрки халыкларның элекке заманнарга караганда бүген әдәбият өлкәсендә бер-береннән ераклашу проблемы күтәрелеп, халыкларны якыйнайту, әдәбиятларны, аеруча бүгенге көн әдәбиятын тәрҗемә итеп, бер-беренә тарату кирәклегенә басым ясалды.

Чарада “Төрксой” оешмасының генераль секретаре Дүсән Касәинов, “Евразия” язучылар берлеге рәисе Якуб Делиөмероглу , Әзәрбәйҗан язучылар берлеге рәисе Анар Рзаев, Казакъстан халык язучысы Толен Абдикулы, Татарстан язучылары катнашты.


Якуб Делиөмероглу, бүгенге көндә төрки халыкларның әдәби мөнәсәбәтләрен төзү өчен әвәлге заманнарга караганда мөмкинлекләр күбрәк булуына карамастан, аларның яхшы булмавы, аны булдыру өчен тырышлык кую кирәклеген әйтте. “Әдәби мөнәсәбәтләр, барыгыз да яхшы беләсездер, халыкларның күңелләрен бер-беренә якынлаштыра. Әдәби мөнәсәбәтләр халыкларның күңелләрен бер-берсенә якынлаштыргач сәяси, икътисади мөнәсәбәтләр кебек тиз бозыла алмый. Бер кызык вакыйга: Русия белән Франция арасында тарихта сугышлар да булган. Бүген карасагыз, рус халкының рухында французларга каршы негатив үтә аз. Французларның да русларга каршы негатив хиссияте бик аз. Әдәби мөнәсәсәбәтләр күңелләрне якынлаштыра дигәнем дә шул. Без әдәби мөнәсәбәтләрне якынлаштыру өчен кулдан килгәнне бераз эшләргә тырышабыз. Боларның берсе – “Кардәш каләмнәр” дигән журнал чыгарабыз”, диде Якуб Делиөмероглу.

Шагыйрь Ренат Харис биредәге сөйләшүнең кирәкле, әмма шул ук вакытта бераз соңга калган сөйләшү булуын әйтте. “Бүген башланып киткән сөйләшү бөтен төрки халыклар өчен гаҗәеп дәрәҗәдә кирәкле һәм бераз гына соңгарылган сөйләшү. Бу сөйләшүләр, дөресен генә әйткәндә, моннан 15-20 еллар элек башланган иде, заманасында без Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән төрки шеләнгә барган идек. Төрки телле шагыйрьләрнең икенче шеләненә, фестиваленә барган идек. Анда язучылар берлеге безне Әнкарада бик матур итеп кабул итте.
Ренат Харис

Ренат Харис

Һәм без шунда сөйләшкән идек, бөтен төрки телләрне берләштерә торган бер оешма булырга тиеш, ә ул оешманың нигезендә бер журнал булырга тиеш икәнен. Менә шуларның кайберләре 15-20 ел эчендә тормышка ашты. Без бер-беребезне күпмедер дәрәҗәдә ераклаштырып өлгердек, бер-беребезне белеп бетермибез. Монда ишетелгән фикерне генә кабатлап әйтәм: без үзебезнең классикларны күпмедер дәрәҗәдә беләбез. Ә бүгенге көндә халыклар арасындагы дуслыкны әдәбият аша ныгыта ала торган һәм ныгытып килә торган язучыларыбызны белмибез. Әгәр дә без шушы элемтәне ныгытмасак, сөйләгән күп сүзләребез һавада асылынып калган ыргак булып калачак. Исән язучыларның әсәрләрен бер-беребезгә таратырга кирәк”, диде Ренат Харис.

Алга таба нәрсәләр эшләргә?

Галим Хатыйп Миңнегулов алга таба төрки халыкларга бер-берләренең телләрен өйрәнү, тәрҗемә итеп, әдәбиятны бер-бернә тарату кирәклеген ассызыклады. Инде нәрсә эшләргә алга таба? Хәзер безгә ничектер тәрҗемә итәргә туры килә. Хәзер бер-беребезнең телләрен өйрәтү, уку йортларында, мәктәпләрдә укучыларыбызга бер-беребезнең телләрен өйрәтү кирәк. Аннан соң ни өчен без бер-бербезне аңлаганбыз, чөнки ул вакытта уку йортларында гарәп-фарсы телләрен өйрәнү шактый югары куелган булган, менә бу да ярдәм итәр иде”, дип сөйләде Хатыйп Миңнегулов.

Язучылар берлегенең 80-еллыгының тантаналы өлеше “Корстон” ял итү үзәгендә узды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG