Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:32

Бөтендөнья татар конгрессы кырымтатар делегациясе белән очрашты


Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров кырымтатар халкы мәҗлесе делегациясе белән эшлекле очрашу уздырды. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Закиров кунакларны сәламләп, сөйләшү теле татар һәм рус телләрендә бара ала – Татарстанда ике теллелек, дип искәртте һәм конгрессның структурасы, 22 еллык эшчәнлеге белән таныштырды..

Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе урынбасары, Бакчасарай төбәк мәҗлесе рәисе Әхтем Чийгоз, депортация газабыннан соң җиребезгә кайткач, 20 елдан артык вакыт эчендә 15 кенә кырымтатар мәктәбе ача алдык, мәктәпләргә, үз телебездәге балалар бакчаларына ихтыяҗ зур, телебезнең сакланышы актуаль, сәяси мәсьәләләрне хәл итәсе бар, диде.

“Бөтен көрәшебез дәүләтчелегебезне торгызуга корылган. Кырым татарларының күпчелеге Төркия, Германия, Русиядә, 100 меңләбе Үзбәкстанда, гомумән, Урта Азиядә калды. Кырым ярымутравына аларны - диаспора булып яшәгән бөтен халкыбызны кайтару-туплау бурычыбыз... Үз җиребездә дәүләтчелегебезне торгызгач кына сез сөйләгәннәрне эшләргә керешербездер”, - дип сөйләде Чийгоз Закировка җавабында.

Кырымтатар халкы мәҗлесе әгъзасы, Бакчасарай дәүләт район хакимияте рәисе Илми Умәров, Казан татарлары белән кырымтатарлары арасында узган гасырның 90 нчы елларында үзара элемтәләр булса да, алар өзелеп торды, инде торгызасы бар. Эшләребез, проблемаларыбыз гаять күп, дип билгеләп үтте.

Кырымлыларның икесе дә Татарстан җитәкчелегенә, аеруча 3 тапкыр рәсми сәфәр кылган Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, авыр чакта Кырымга килүе өчен, рәхмәт әйтте. Проблемнарны хәл итә алмаса да, халкыбызга бәйле мәсьәлә каралганда этәргеч бирде, хәзер эш кузгалды, диде.

Мәҗлеснең мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы Нариман Җәләлов исә, безнең телебезне яклый торган канун кирәк, Кырым республикасында 3 тел дәүләт теле булып тора, кырымтатарлар рус телен дә, украинныкын да, азчылыктагы халыклар телләрен дә белә, анда яшәүче халыклар да безнең телне сөйләшерлек кенә булса да өйрәнсен иде, дигән фикердә. Сездә дәүләт ярдәме зур, президентыгыз да үзегезнеке, хөкүмәтегездә, парламентыгызда җирле милләт вәкилләре булуын күрдек, безгә дә шулай кирәк, әмма бездә хәзергә алай түгел. Гомумән, Русия җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып бару өчен, Татарстан ярдәме, федерал үзәк белән сөйләшү-аңлашуда тәҗрибәсе кирәк – мондый четерекле эштә Татарстанны гарант итеп күрәбез һәм бу уртак фикер. Максатыбызга ирешү өчен, милләтебезнең депортацияләнү белән бәйле йөрәк авыртуларын, үпкәләрне “онытып торырга” туры килер, ди Җәләлов.

Безнең өчен Кырымның депортациягә дучар ителгән халыкларын аклау турындагы указ гына аз, Кырымның җирле халкы статусы турында закон кирәк – ил җитәкчесеннән шуны көтәбез, ди Җәләлов. Дәүләтнең иң югары даирәсендә үзара аңлашуга ирешелми торып, башка төр югарылыктагы килешүләр турында килешү төзү иртәрәк, дип саный ул. Шул рәвешле, мәҗлес белән конгресс арасында төзелер дип көтелгән килешү әлегә имзаланмады.

Кырым делегациясе “Казан” милли мәдәният үзәгендә Казанның меңьеллыгы музее экспозициясен карый, аннары Шигърият бәйрәмендә катнаша, кичкә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында “Казан – төрки дөнья мәдәни башкаласы” программасы ачылышына кунак булып бара. Татарстан язучылар берлегенең 80 еллыгы чараларында катнаша. Иртәгә исә изге Болгарга экскурсия белән сәфәр чыгалар. 28 апрельдә көнне Татарстан хөкүмәтендә һәм дәүләт советында очрашулары каралган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG