Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай көнен Мәскәүдә дә бәйрәм иттеләр


Мәскәүдә узган Тукай бәйрәменнән күренеш
Мәскәүдә узган Тукай бәйрәменнән күренеш

Габдулла Тукайның туган көне 26 апрельдә Мәскәүдә Тукай һәйкәле янында шигърият бәйрәме итеп уздырылды.

Чараны Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегеннән вәкил урынбасары Азат Әхтәриев башлап җибәрде, Татарстан исеменнән һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

Чәчәкләрне һәйкәлгә күпсанлы милләттәшләр дә алып килгән иде.
Бу очрашуда Габдулла Тукай шигырьләре һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләре яңгырады. Шулай ук очрашуда Мәдәни үзәк каршындагы “Идел” җырчылар төркеме Габдулла Тукай шигыренә язылган “Пар ат”, “Туган тел”, Әллүки” җырларын башкардылар.

Ә инде Рәдиф Яваев җитәкчелегендәге “Ильдан” бию төркеме татар халык биюләре белән чыгыш ясады.

Габдулла Тукай тууның 125 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә ачылган һәйкәл янына өч ел инде милләттәшләр җыела. Быел да ул чара зур бәйрәмгә әверелде.

Быел бу бәйрәмгә Казаннан Раушан Шәриф җитәкчелегендә “Балкыш” дип аталган ветераннар төркеме мәскәүләр алдында чыгыш ясарга дип махсус килгән иде.

Һәйкәл янында бу төркем белән килгән сүз остасы Рушан Зиянов Габдулла Тукай шигырен укып кына калмады, үзен Арча районыннан Габдулла Тукайның туган авылыннан дип танытты.

Очрашуда, шулай ук, Татарстан баянчылары Кирам Сатиев һәм Рамил Курамшин катнашты.

Һәйкәл янындагы очрашудан соң бәйрәмгә килүчеләр Мәдәни үзәктә “Идел” һәм Балкыш” төркеменең концерт програмын карады.
XS
SM
MD
LG