Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан - төрки дөнья башкаласы-2014" елы ачык дип игълан ителде


26 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында берьюлы ике бәйрәм билгеләп үтелде - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулу хөрмәтенә Шигърият бәйрәме һәм "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы" елын рәсми төстә ачуга багышланган олы тантана узды.

Татарстан җитәкчелеге белән бергә чарада Төркия делегациясе һәм кырымтатар мәҗлесе вәкилләре дә катнашты.

"Татарстан, мең еллык Казан - төрки дөньяның аерылгысыз өлеше", - дип билгеләп үтте республика премьер-министры Илдар Халиков һәм Казанны 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп игълан итү турындагы карарның ТӨРЕКСОЙ әгъзалары саналган илләрнең мәдәният министрларының даими шурасы утырышында кабул ителгәнен искәртеп узды.

"Казан – дөнья буйлап сибелгән татарның мәркәзе генә түгел, мәдәни башкаласы һәм кыйбласы да. Соңгы елларда Казан тагын да үсте, күркәмләнде. Татарстан һәм Казан Көнбатышны да үзенә каратып, тартып, төрле халыкларны берләштереп яши. Казан - төрки дөньяга күренекле мәдәният, сәнгать әһелләрен, язучыларны, музыкантларны бүләк иткән шәһәр. Казанның 2014 нче елда төрки дөньяның башкаласы исемен горур йөртеп, ел дәвамында халыкны мәдәни һәм сәнгать чаралары белән кинәндереп торачагында шигем юк”, дип китерә Татар-информ ТӨРЕКСОЙ генераль секретаре Дүсен Касеиновның сүзләрен.
XS
SM
MD
LG