Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:55

Татарстан Бакчасарайдагы Хан сараен төзекләндерергә акча бирәчәк


Казанда узган Татарстан премьер-министры Илдар Халиковның Кырымтатар мәҗлесе делегациясе белән очрашуы вакытында Татарстанның Бакчасарайдагы хан сараенда электр челтәрен яңарту һәм сигнализация кую өчен акча бирәчәге игълан ителде. Очрашуда Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Мәҗлес рәисе урынбасары Нариман Җәләлов катнашты.

Татарстан белән кырымтатарлар арасында хезмәттәшлекнең башка өлкәләре дә тикшерелде, алар арасында мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләре аерым урын алып тора. Татарстан Кырымнан авыруларны үзендә дәваларга әзер, шулай ук Кырым табибларына профессиональ ярдәм күрсәтү юллары да каралды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG