Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ВКонтакте" челтәренә нигез салучы Дуров Сент-Китс һәм Невис дәүләте ватандашы булды


"ВКонтакте" социаль челтәре җитәкчесе урыныннан алынгач Русиядән киткән Павел Дуров Кариб утрауларының берсендә урнашкан Сент-Китс һәм Невис дәүләте ватандашлыгы алган. Кайбер мәгълүматларгә караганда, Дуров февраль аенда ук шул дәүләтнең ширкәтләренең берсенә 250 мең доллар җибәргән булган. Илгә зур күләмдә акча кертүчеләр әлеге дәүләтнең ватандашлары, дип игълан ителә.

Дуров Русиядән киткәнче үк, ФСБ социаль челтәргә Украинадагы протестларга чакырган төркемнәрне оештыручыларның исемнәрен әйтергә, дигән басым ясаган булуын белдергән иде. Шулай ук аңа Алексей Навальныйның коррупциягә каршы көрәшкә багышланган төркемен ябу таләбе куелган булган. Интернеттагы бер блогка ул "Русиягә кайту планнары булмавын, Русиядә интернетта эшләп булмаганын", белдергән.
XS
SM
MD
LG