Accessibility links

Русиядән киткән Павел Дуров татар милләтчеләре фикерен яңгыратты


Павел Дуров, Вконтакте социаль челтәренең элекке генераль директоры.
Павел Дуров, Вконтакте социаль челтәренең элекке генераль директоры.

Вконтакте сайтының элекке хуҗасы, Русиядән киткән Павел Дуров илгә кайтуның җиде шартын атады. Аның фикеренчә, төбәкләргә икътисади автономия бирергә кирәк. Җыелган акчаларның зур өлеше Мәскәүгә китергә түгел, ә төбәкнең үзендә калырша тиеш ди ул.

Узган атнада Вконтакте сайтының генераль директоры вазифасыннан алынган Павел Дуровның кайсы илгә күченеп китүе билгеле булды. Известия язганча, танылган программист һәм эшмәкәр Кариб утрауларының берсенә күченә. Ул Сент-Китс һәм Невис иленә 250 мең долларлык хәйрия ярдәме күрсәткән, шуннан соң аңа ватандашлык биргәннәр. Әлегә Дуров Берләшкән гарәп Әмирлекләрендә кала.

Үзе үк ясаган Вконтакте-дан куылуы билгеле булгач, Дуров хакимияттән басым булуы, Русиядә интернет иреге чикләнүе, бизнес алып баруга кыенлыклар тудырылуы турында белдергән иде.

Программист үз командасы белән чит илдә дә IT өлкәсендә эшләячәген әйтә. Фейсбук сәхифәсендә язганча, проектларын үстерер өчен ул хәзер яңа ил сайлый.

“Безгә бюрократия, полиция дәүләтләре, зур хөкүмәтләр, сугышлар, социализм һәм артыгы белән идарә итү ошамый. Безгә иреклек, көчле гаделлек системасы, кечкенә хөкүмәтләр, ирекле базарлар, тигезлек һәм кеше хокуклары ошый”, - ди Дуров.

Вконтакте сәхифәсендә исә ул Русиягә кайтуның җиде шартын язган. Тулы исемлекне монда карап чыгып була:


Шартларның берсе аеруча татар активистларының күптәнге гозеренә аваздаш: Дуров Русия төбәкләренә икътисади автономия бирү кирәк дип саный.

“Акчаларның башкалада үзәкләштерелүе Мәскәүдә дә, төбәкләрдә дә яшәү дәрәҗәсен түбәнәйтте. Салымнардан килгән керемнең зур өлеше башкалага китергә һәм башка төбәкләр арасында бүленергә түгел, ә ул салымны җыйган төбәкнең үзендә калырга тиеш”, - дип яза Дуров.

Бюджет федерализмы темасы аеруча хәзер Русия Украинаны федеральләшүгә чакырган вакытта актуаль.

Билгеле булганча, Татарстан кеременең якынча 66 проценты Мәскәүгә китә. Европалы Татарстан блогы исәпләгәнчә, 2013 елда федерал үзәккә 473 млрд сум киткән. Бу бер Татарстан кешесенә бер елга 125 мең сум тәшкил итә.

Шартларның тагын берсе - мәгариф системында иске стандартлардан китү.

“Русия мәктәпләре шаблонлы караш фабрикаларын хәтерләтә. Мәгариф системасы үзгәрүчән, эксперименталь булырга, стандарт булмаган ысулларга ачык булырга тиеш. 21 гасырда дәүләтнең төп байлыгы - ирекле кешеләр һәм аларның иҗаты”, - дип яза Дуров.

Эшмәкәрнең әлеге фикеренә Русиядәге милли мәгариф фонында да карарга була. Мәгариф системасының, кануннарның шаблонлы булуы төбәкләрдә туган телдә белем алу дәрәҗәсенең түбән булуының бер сәбәбе.

Шунысы кызык, Павел Дуров әле март аенда гына Русиядә калу өчен җиде сәбәп язып чыккан иде.
XS
SM
MD
LG