Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:30

Татарстанда оешкан татар мөһаҗирләре фондында Кытай, Төркия, Германиядә милләттәшләребез чыгарган басмалар белән танышырга мөмкин. Фондны даими тулыландырып тору максаты куела.

Татарстан милли китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге каршында Татар мөһаҗирләре фонды оешты. Анда Татарстаннан читтә яшәгән татарлар томышын чагылдырган газета-журналлар, архив документлары, фотоматериаллар туплана. Бу хакта бүлекнең мөдире Айрат Заһидуллин белән сөйләштек.

Айрат әфәнде, әлеге татар мөһаҗирләре фондын оештыруга нәрсә этәргеч булды?
Айрат Заһидуллин

Айрат Заһидуллин


– Безнең Татарстан милли китапханәсендә кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге 1992 елда оеша һәм ул ике сектордан гыйбарәт. Татар һәм көнчыгыш әдәбияты һәм Рус һәм көнбатыш әдәбияты секторлары. Менә шул 20 елдан артык эшләгән татар һәм көнчыгыш әдәбияты секторына килгәндә, анда безнең халыкка караган кулъязма һәм басма китаби мирас туплана. Алар археографик экспедицияләр нәтиҗәсендә һәм безнең Татарстанда, республикадан читтә яшәүче милләттәшләребез ярдәмендә булдырылды һәм бу эш дәвам итә.

Бүгенге көндә монда өч меңнән артык кулъязма саклана, сигез меңгә якын басма китап, йөз исемнән артык татар телендә газет-журналлар бар. Шул 20 елда безнең бүлеккә Кытайда мөһәҗирлектә яшәгән татарлар тарафыннан кулдан язылып таратылган "Берлек" газетасы, Мукденда бастырылган "Милли байрак" газетасысының берничә саны килеп керде. Аларны безгә Равил ага Салиәхмәт тапшырган иде. Аннары Америкада яшәүче милләттәшебез Айшә ханым Рорлих та "Милли байрак" газетасының саннарын алып килде.
Бу тарихи чыганаклар озак вакыт өйрәнелмәде


Заманында китапханә җитәкчесе булып эшләгән бүгенге көндә Татарстан милли китапханәсенең химаячеләр шурасы рәисе, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил әфәнде Вәлиев та үзенең сәфәрләреннән шундый материаллар алып кайтып китапхнәгә тапшырды. Узган елны безгә Разил әфәнде аркылы АКШта яшәүче Сафалар гаиләсе кызыклы документлар тапшырды. Анда шигъри җыентыклар, кайбер журналлар, 1940-50нче еллардагы Америкадагы татар җәмгыятенә караган архив материаллары бар.

2010 елда Татарстан милли китапханәсендә татар-япон мөнәсәбәтләренә багышланган берничә китапны тәкъдир итү кичәсе үткәрелгән иде. Аларны безгә Япониядә яшәгән милләтәшебез Лариса Усманова бүләк итте Һәм шул кичәдә беренче тапкыр Татар мөһаҗирләре фондын оештыру тәкъдиме яңгырады.

Әлеге фондка моңарчы киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган, чит илләрдә гомер кичерүче татарлар тормышын чагылдырган кулъязма һәм басма китаплар, газета-журналлар, архив документлары, фотоматериаллар кергән. Ул Татарстан милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланган кызыклы һәм бибәһа документлардан оештырылды. Китапханә инде хәзерге вакытта мондый кызыклы һәм башка урында булмаган материалларны туплау белән генә чикләнмичә, әлеге тарихи чыганакларны галимнәребез тарафыннан өйрәнергә шартлар тудыру белән дә мәшгуль.

Ул фондта сез әйткән газет-журналлардан тыш, тагын нәрсәләр бар?

– Әлеге фондта 1935-1945 елларда Мукденда басылган "Милли байрак» газетасының 84 нөсхәсе саклана. Бу – Татарстанда бердәнбер шундый тулы җыелма. Берлинда Гаяз Исхакый чыгарган «Милли юл – Яңа милли юл» журналының 32 саны да бу фондта урын алды. Моннан тыш, фондны «Казан» (Төркия), «Ерак Шәрык» (Кытай), «Азат Ватан» (Германия), «Берлек» (Кытай) вакытлы матбугат басмалары, Токионың «Матбагаи Исламия» типографиясендә басылган китаплар да тәшкил итә. Алар арсында Галимҗан Ибраһимовның "Татарча сарыф", Әхмәтһади Максудиның "Җәмәгать", "Руза һәм зәкәт" дигән китаплары, Мәсһудә Фәйзрахманованың шигырьләр җыентыгы бар.

"Ерак Шәрык" дигән бик кызык бер журнал бар. Ул 1920-1922 елларда Хәрбинда чыккан. Аның безнең бүлектә ике саны саклана. 1952-1953 елларда чыккан "Азат Ватан" журналы, шулай ук Гаяз Исхакыйның Берлинда басылган "Җанбаевич" пьесасы һәм "Көз" хикәяәсе, алда искә алынган Сафалар гаиләсе тарафыннан тапшырылган материаллар арасында милләтәшебез Әхмәт Гәрәйнең шигырьләр җыентыгы урын алган. Аның тәрҗемәсендә Америка шагыйрәсе Эмилия Дикинсонның татарчага тәрҗемәләре һәм шулай ук ул татар шагыйрьләренең әсәрләрен инглизчәгә тәрҗемә иткән.
Безнең максат копияләрне генә булса да кайтарту


Бу фондның оешуы читтә яшәүче милләттәшләребездән башка мөмкин булмас иде. Равил ага Салиәхмәт, Халидә ханым Дәүш, Рокыя һәм Сафа Даяннарның, Айшә Рорлихның, Надир Дәүләтнең, Төркиядә яшәүче Мәтин Токъалның, хәзер инде Казанда яшәүче Лариса Усманованың, бүгенге көндә Казакъстанда яшәүче милләттәшебез Мөнир ага Ерзинның ярдәме булмаса бу фонд оеша алмас иде. Киләсе көннәрдә дә ул фонд даими рәвештә тупланып килер дип ышанабыз.

Яңа әйберләр кайтаруга бәйле ниндидер сөйләшүләр барамы?

– Ул сөйләшүләр авыррак бара. Читтә гомер итүче милләтәшләребез бик зур авырлыклар кичерделәр. Шуңа да карамастан гаиләләрендә бик кадерләп ХХ гасыр башында Казанда басылган, мөһаҗирлектә дөнья күргән китапларны һәм газета-журналларны, гаилә архивларын саклаганнар. Ул аларның истәлекләре.

Безнең максат оригиналларны гына кайтару түгел, галимнәр өйрәнеп хезмәтләр язсын өчен копияләрен генә булса да кайтарырга иде. Бу аларны күбрәк укучыларыбызга таныту максатыннан эшләнә. Мисал өчен Япониядә гомер иткән, бүгенге көндә инде мәрһүм Тамимдар ага Моһит. "Яңа япон мохбире" журналының иң тулы тупламы аның гаиләсендә саклана. Аларның копиясен булса да кайтарып булмасмы дип сөйләшеп караган идек, әмма нәтиҗәсе булмады. Аны үзебезгә кайтарта алмадык.

Моңа кем каршы килде?

– Белмим, сәбәбе нәрсәдәдер.

Аннары Британия китапханәсендә "Милли байрак"ның нөсхәләре саклана, чөнки заманында шул газетның даими авторы Рокыя Мөхәммәдиш, кызы Фәридә ханым әйтүенчә: "Әни һәрбер чыккан санны Британия китапханәсенә җибәреп барганы турында әйткәне бар иде”, ди. Менә без шул китапханә сайтына кереп карагач ул әйберне таптык. Әлеге газет анда искә алына, әмма фотокопиясе – микрофильмы гына бар дип әйтелә. Без инде хәзер аның копиясен булса да алдырту турында сөйләшүләр башладык.
"Яңа милли юл" журналы

"Яңа милли юл" журналы

Бу бик кызыклы тарихи чыганаклар бит озак вакыт өйрәнелмәде. Беренчеләрдән булып Лариса Усманова Ерак Көнчыгыштагы татар моһаҗирләре тарихын өйрәнә башлады һәм "Милли байрак" газетасы белән якыннан эшләде. Ул инглиз телендә монография дә чыгарды. Аның ахырында "Милли байрак"та чыккан мәкаләләр исемлеге бар. Тарихчы галим, профессор Искәндәр Гыйләҗев Германиядәге чыганаклар белән эшләде. Моны өйрәнеп бетерелгән тема дип әйтеп булмый. Шул ук Гаяз Исхакыйның күптомлыкларын чыгарганда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре бездә сакланучы "Милли байрак"ның нөсхәләреннән күп мәгълүмат тупладылар. Бүген тарих институты галимнәре дә мөрәҗәгать итә.

Фонд галимнәр өчен генә түгелдер бит, ул җәмәгатьчелеккә ачык булачакмы?

– Әлбәттә ачык. Тик бер шарт бар, әгәр кеше өйрәнергә килә икән, эшләгән оешмасыннан хат булса тагын да әйбәтрәк.

Кызыксынучылар оешмадан хат алмыйча гына килеп таныша аламы соң?

– Таныша ала. Без киләчәктә аны дигитальләштерергә җыенабыз, чөнки “Милли байрак”, “Яңа милли юл”га килгәндә, кәгазьләре иске. Ә кәгазьләре искергән саен алар белән эшләү кыенлаша. Шуңа без аларны таушатмаска тырышабыз. Ә дигитальләштерсәк укучыларга алар белән эшләү җиңелрәк булыр һәм киң катлам укучылар да таныша алачак.

Бу эш әле башланмадымы?

– Юк. Безнең Татарстан тарафыннан телләрне саклау турындагы програм бар һәм шунда махсус чыгымнар каралган, шул акчалар бирелер дип өмет тотабыз.

Материалларның барысы да дигитальләштереләчәкме?

– Сакланышына карап, чөнки аларның кайберләрен реставрацияләү дә таләп ителә. Реставрация уздырмыйча дигитальләштерү бераз кыенрак.

Аны кем реставрация үткәрә?

– Безнең үзебездә гигиена һәм реставрация бүлеге бар. Бу эшне алар башкара.

Татар мөһаҗирләре турындагы мәгълүматларның күпчелеге һаман да чит илләрдә саклана. 2013 ел азагында оешкан фондны тагын да баету, тарихи ватаннарыннан читтә яшәгән милләттәшләребезнең мирасын Казанга кайтару эше киләсе 2014 елдан башлап тагын да активлашачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG