Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:08

Миңнеханов санкцияләрнең Татарстанга зыянын таныды


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов салым һәм финанс киңәшмәсендә

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов салым һәм финанс киңәшмәсендә

[Яңартылды] Татарстанның дүрт ширкәтнең берсе зыянга эшли. Украина һәм Кырым аркасында икътисад какшады, диде Татарстан президенты.

Татарстанның салым һәм финанс оешмалары 2014 елның беренче өч аена йомгак ясады. Хөкүмәттә узган киңәшмәдә республикада һәр дүртенче ширкәтнең табышсыз эшләве, алга таба вазгыятьнең тагын да катлауланачагы әйтелде. Татарстанның соңгы елларда халыкара икътисадка ныклап керә баруы аркасында дөньяда барган сәяси вакыйгалар да республиканың хәленә йогынты ясый.

Дүшәмбе көнне АКШ Русиянең тагын җиде югары дәрәҗәдәге рәсмие һәм алар белән бәйле 17 ширкәткә каршы санкцияләр игълан итте. Яңа исемлектә Игорь Сечин, Сергей Чемезов, Дмитрий Козак, Олег Белавенцев, Евгений Муров, Алексей Пушков һәм Вячеслав Володин. АКШ президенты Барак Обама бу адымны Русиянең Женевада биргән вәгъдәләрен үтәмәве белән аңлатты. Русия, Обама фикеренчә, Украинаның тынычлануы өчен берни дә эшләми, киресенчә, илнең көньяк-көнчыгышында вазгыятьне "кыздырып" тора.

Хөкүмәт башлыгы урынбасары Игорь Сечин, "Роснефть" һәм "Ростех" дәүләт ширкәтләре җитәкчесе Сергей Чемезов президент Владимир Путинның иң якын кешеләре санала. Вячеслав Володин – президент аппараты башлыгының беренче урынбасары, Дмитрий Козак - хөкүмәт башлыгы урынбасары, Алексей Пушков – Дәүләт думасының халыкара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе, Олег Белавенцев – яңа гына төзелгән Кырым федераль бүлгәсендә президент вәкиле, Евгений Муров – Федераль сак хезмәте башлыгы.

Чикләүләр аркасында зыян күрәчәк ширкәтләр исемлегендә "Стройтрансгаз", "Волга Групп", "Трансойл" – Путинның якын дусты эшкуар Геннадий Тимченко белән бәйле. Шулай ук исемлектә "Собинбанк", "Инвесткапиталбанк" СМП-Банк һәм халыкара "Шереметьево" һава аланының бер өлеше булган "Авиа Групп" ширкәтләре бар.

Казанда дүшәмбе көнне узган киңәшмәдә президент Рөстәм Миңнеханов "көнбатыш теге яки бу юллар белән илебезгә йогынты ясарга тырыша", дип белдерде. Президент сүзләренә караганда, икътисади тотрыксызлык "Украина һәм Кырым аркасында" килеп туган.

Алга таба вазгыятьнең тагын да катлауланачагын фаразлап президент хөкүмәт башлыгы Илдар Халиковка Татарстан ширкәтләрен "яңа базарга" чыгару юлларын тикшерергә кушты. Татарстан вәкилчелеге күптән түгел Төрекмәнстаннан кайтты, тиздән Көрдистанга, Төркиягә сәфәр планлаштырыла, диде президент. Аның март аенда Пхеньянга сәфәре вакытында Татарстан белән Төньяк Корея хезмәттәшлеге мәсьәләләре өчен җаваплы уртак эшче төркем төзү турында килешенгән иде.

Татарстанда иң күп акча табигый байлыклар сатудан, аракы һәм тәмәкегә салымнан (акцизлар), табыш алып эшләүче ширкәт һәм аерым кешеләрдән алынган салымнан җыела икән. Бу хакта чыгыш ясаган Федераль салым идарәсенең Татарстан бүлеге башлыгы Марат Сафиуллин, "быел тышкы икътисади күрсәткечләрне исәпкә алганда салымнарны да арттырып булмаячак", диде.

***
Аеруча химия өлкәсе күрсәткечләре канәгәтьләндерерлек түгел. "Татнефтехиминвест-холдинг" генераль директоры Рафинат Яруллин белдергәнчә, оешманың җитештерү күләме 1,5 процентка кимегән. Казан синтетик каучук заводының экспорт күләме ике тапкырга кимегән. "КВАРТ" заводында минус - 11 процент. Республикада пластмассадан ясалган әйберләр чыгару 6,5 процентка төшкән. Түбән Кама сәнәгать өлкәсе оешмаларының полимерлар эшкәртү күләме узган ел белән чагыштырганда 16 процентка кимегән.

Татарстан президенты санкцияләр темасын 29 апрельдә министрлар кабинеты каршындагы икътисади совет утырышында да кузгатты һәм кайсы оешмаларның санкцияләргә эләгә алуын тикшерергә кушты.

“Санкцияләргә килгәндә, алар турыдан-туры түгел, ә компонентлар аша нинди оешмаларга зыян салырга мөмкинлеген өйрәнергә һәм безнең нинди базарларны югалта алуыбызны алдан исәпләргә кирәк”, - диде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG