Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:03

Һарвардта җәдитчелек хакында фикер алыштылар


Дөньяның иң абруйлы уку йортларының берсе – Һарвард университетында XIX гасыр ахыры XX гасыр башында киң таралган җәдитчелек хәрәкәтенә багышланган фәнни конференция узды. Чарада Кытай, Урта Азия һәм Идел-Урал мөселманнары турында сөйләштеләр.

Оештыручылар чараның төп максаты итеп җәдитчелекнең мөселманнар тормышына йогынтысы һәм хәрәкәтнең төрле аспектларын тикшерүне куйган. Мәсәлән, җәдитчелек татарларда һәм башкортларда шактый киң таралган булса, Урта Азиядә ул бөтенләй башка төрле формалашып үсеш алган. Ә Кытайда җәдитчелекнең булуы бу конференциядә шик астына куелды.

Чарага җыелган барлык галимнәр дә бу темага багышланган фәнни хезмәтләр башкарып чыкканнар. Мәсәлән, бу чараны оештыручы Джефф Эден Һарвард университетында үзбәк мөселман кулъязмаларына багышланган темага хезмәт яза. Аның әйтүенчә, җәдитчелек хакында күп сөйләшүләр булган, әмма бу мәсьәләгә катнашы булган галимнәрнең бер бүлмәдә утырып фикер алышуы беренче мәртәбә булды.

Татар җәдитчелеге хакында Көнбатыш уку йортларында белем алган татар галимнәре сөйләде. Шуларның берсе – Әлфрид Бустанов. Аның чыгышы совет заманында исламны укыту һәм өйрәнү белән шөгыльләнгән шәхес –Зәйнәп Максудовага багышланган иде. Үз чыгышында Бустанов татарның дини мирасына тагын бер кат игътибар итәргә чакырды. Аның чыгышы җәдитчелекнең моңарчы билгеле булмаган тарафларына багышланган иде.

“Зәйнәп Максудова шәхесе зур кызыксыну уята. Җәдитчелекнең чәчәк аткан чагында тормышка килсә дә, ул бу эшне гомере буе дәвам иткән. Ул театрда да уйнаган, татарларга урыс телен дә укыткан, гарәп телендә язылган китапларны җыеп, укып, галимнәр белән аралашып йөргән шәхес. Нәкъ менә шул хакта сөйләдем”, диде Бустанов.

Пенсильвания университеты укытучысы, Принстон университетында докторлык эшен яклаган Розалия Гарипова шул заманда чыккан “Дин вә мәгыйшәт” басмасы хакында сөйләде.

“Җәдитчелек белән күп кеше килешмәгән. Бигрәк тә кадимчеләр. Алар җәмгыятьнең мораль ягы бозылу хакында кайгырганнар. Мәсәлән, җәдитчеләрнең ураза тотмаулары, намаз укымаулары борчыган. Шуңа күрә каршылыклар да җитәрлек булган”, дип сөйләде Розалия Гарипова.

Бу чарада шулай ук җәдитчелек темасын беренчеләрдән булып өйрәнгән галим Ален Франк та катнашты. 90нчы елларда Татарстанда берничә ел яшәп киткән бу галимнең татарларга багышланган берничә китап бастырганы билгеле. Аның чыгышы Русия исламының мирасы тиешенчә өйрәнелмәвенә багышланган иде.

Ике көн дәвамында барган чара шактый күп ирекле тыңлаучыларны җыйды. Конференциягә нәтиҗәне Индиана университеты профессоры Девин ДеВиз ясады. Ул бу фәнни җыенның төп сүзчесе итеп билгеләнгән иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG