Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау ветераны Җиңү көнен каршыларга әзерләнә


Сугыш ветераны Миңнегали Бикмөхәммәтов
Сугыш ветераны Миңнегали Бикмөхәммәтов

Сугыш ветераны Миңнегали Бикмөхәммәтовны 15 яшендә заводта төнлә шаяртуы өчен башта биш елга хөкем итәләр, аннан соң ул штрафбатальон составында Берлинга кадәр җитә.

Сугыш ветераны Миңнегали Бикмөхәммәтов 88 яшен тутырып килә. Миңнегали ага Ижауда Зарека бистәсендә туып үскән. Мәктәптә парта артында озак утырырга туры килми - 14 яшьлек малайны һөнәр училищесына җибәрәләр. Анда токарь белгечлегенә укый. Әмма сугыш аның һәм яшьтәшләренең ниятләрен үзгәртә дә куя. Егетләргә тиз генә имтихан тотып, заводка эшкә күчәргә туры килә.

Сугыш чоры балаларына уникешәр сәгать станок артында торырга, өйләренә ял итәргә дә кайтмый эшләргә туры килә. Шулай да яшьлек үзенекен итә - 15-16 яшьлек малайларга карата цехта төнге бер шаярулары өчен җинаять эше кузгатыла. Сугыш чоры мәхкәмәсе карары катгый була - Миңнегали Бикмөхәммәтовка биш ел бирәләр. Ул штрафбатальон составында фронтка озатыла. Миңнегали ага алгы сызыкта була, Белорусны азат итүдә катнаша.
Сугыш ветераны Миңнегали Бикмөхәммәтов кызы белән
Сугыш ветераны Миңнегали Бикмөхәммәтов кызы белән
«Исән калсам, бу михнәтләрне беркайчан да исемә дә төшермәм», дип уза унҗиде яшьлек солдат сугыш юлларын. Дөрестән дә, Миңнегали аганың кызы Зөһрә әйтүенчә, әтисе беркайчан да сугыш еллары хакында сөйләмәгән.

Белорустан фашистларны куып чыгарып, Миңнегали ага Польша, Германия җирләренә барып җитә, Берлиндагы бәрелешләрдә катнаша.

Солдатка сугыштан соң да тиз генә туган якларына кайту насыйп булмый. Ул башта Белоруста хезмәт итә, туган шәһәре Ижауга 1947 елның җәендә генә кайта.

Ветеран сүзләренчә, аны сугыш чорыннан да начаррак тормыш көтә. Эшкә урнаша алмый интегә. Шуңа да мылтыгын башта уракка алыштыра - авылларда иген ура. Соңрак, эш эзләп, Ижаудагы барлык завод-фабрикаларны йөреп чыга. Кулындагы бердәнбер документ – ак хәрби билет аркасында кире боралар.

Шулай да бәхет елмая - тимер юлга эшкә урнаша ала. Әтисенең дусты аны танып ала. Озак та үтми, тырыш хезмәтен билгелиләр. Мактаулы машинист исеменә лаек була, тыныч хезмәттә алган күкрәк билгесе Берлинны алгандагы батырлыгы өчен бирелгән Ватан сугышы ордены белән янәшә саклана.

Тормыш корып, хатыны Мөнирә апа белән ике кыз үстерәләр. Гаиләдә иң олы бәйрәм - Җиңү көне. Оныклары һәр елны бабаларын Мәңгелек ут янына алып бара, анда ветеран үзе кебек чал чәчле солдатлар белән очраша, һәлак булган яшьтәшләрен искә ала.
XS
SM
MD
LG