Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:09

Казанда очкыч һәлакәте корбаннарына һәйкәл өлгеләре әзер


КФУ сәхифәсендә 24 марттан бирле барган тавыш бирү тәмамланган. Анда 80 меңләп кеше катнашты, дип хәбәр итә уку йортының экспертлар шурасы.

2013 елның 17 ноябрендә Казанда булган очкыч фаҗигасендә 50 кеше һәлак булды. Корбаннарга һәйкәлләр бәйгесендә он-лайн тавыш бирүдә беренче урынны КФУ дизайн факультеты студенты Маргарита Калинина алган. Интернет кулланучылар аның очкыч төшкән минутта туктап калган сәгать проектын яраткан.

Барлыгы 140 һәйкәл өлгесе тәкъдим ителгән. Финалга чыккан унысыннан иң яхшысын КФУ белгечләре һәм Мәдәният министрлыгы сайлап алачак. Һәйкәл Казан һава аланы янындагы чыршы паркында һәлакәтнең бер еллыгына кадәр куелачак.

XS
SM
MD
LG