Accessibility links

Казанда "Татар педагогик фикере антологиясе" тәкъдим ителде


"Татар педагогик фикере антологиясе" китабы
"Татар педагогик фикере антологиясе" китабы

29 апрельдә Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтында "Татар педагогик фикере антологиясе"нең беренче томы тәкъдим ителде.

Антология Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты тарафыннан әзерләнгән. Ул барлыгы ике томда булачак. Хәзергә аның ике мең данә беренче томы дөнья күрде. Шуның мең биш йөзе мәктәпләргә биреләчәк.

Антологиянең беренче томында борынгы төрки чордан алып Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларындагы, XVIII-XIX гасырлар, XX гасырның 20нче елларындагы татар педагогик фикере үсешенең үзенчәлекләре хакында язылган.

Басманы әзерләүдә катнашкан педагогия фәннәре кандидаты Ләлә Мортазина әлеге хезмәт бүгенге шартларда татар баласын милли рухта тәрбияләргә укытучы өчен бер өстәл китабы булыр дип уйлыйбыз диде.

"Китапта мөселман мәгариф системын оештыру, ничек итеп мәктәпләребездә укытырга икәне, ислам дине фәннәрен ничек итеп укыту, җәдидчелек кергәннән соң, мәсәлән, рус телен ничек укыту яктыртыла. Ул бит менә шушы педагогик фикер үсешенең тенденцияләре, ул тарихи яктан да чагылыш таба, тарих белән бергә бара. Татар педагогик фикере чуашлардан да, урыс халкы педагогик фикереннән дә аерыла. Безнең үз кыйблабыз бар һәм ул, беренче чиратта, борынгы традицияләргә нигезләнү, гореф-гадәт, йолаларыбызны онытмау.

Мөселман мәгарифе белән үрелеп бару безнең татар мәгарифенең бер үзенчәлеге һәм, әлбәттә, тәрбия. Безнең татар мәгарифенең иң өске, иң югары өлешендә тора тәрбия бирү. Ул - гаилә тәрбиясе, ул - әхлак, хезмәт тәрбиясе. Менә шул юлны, эзне бүгенге көндә дә саклый алсак иде, шушы традицияләребезне югалтмасак иде.

Бүген, үзегез беләсез, дөнья авыр, татар мәгарифе үсешенә кыенлыклар чыгып тора, ләкин шушы шартларда да мөмкин булган кадәр үзебезнең татар балаларын милли рухта тәрбияли алсак иде. Бу антологияне шул юлда укытучы өчен бер өстәл китабы да булыр дип уйлыйбыз”, дип сөйләде Ләлә Мортазина.

Тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимирова антологиянең татар мәгарифе тарихында мөһим урын алуын билгеләде.

”Татар педагогик фикере антологиясе әле безнең мәгариф тарихында эшләнгән беренче эш, зур күләмле эшебез. Безнең гасырлар буенча килгән педагогик фикер, татар халкының тәрбия мәсьәләләре - менә шуны яктыртырга тырыштык. Кемнәр булган, кем күтәргән бу мәсьәләләрне һәм аларны нинди хезмәтләрендә калдырганнарын”, дип сөйләде Тәэминә Биктимирова.
XS
SM
MD
LG