Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йолдыз Миңнуллина: "Ялкын" юбилее сюрпризларга бай булачак"


Йолдыз Миңнуллина: "Ялкын" юбилее сюрпризларга бай булачак"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:32 0:00

30 апрельдә яшүсмерләр журналы "Ялкын"ның 90 еллык юбилеен Камал театры бинасында Оскар тантанасына охшатып үткәрәчәкбез, ди баш мөхәррир Йолдыз Миңнуллина. Ул безгә бәйрәмнең ничек үтәсен һәм 29 апрельдә Татарстан президенты белән булган очрашулары хакында сөйләде.

Йолдыз белдергәнчә, 30 апрельдә "Ялкын" журналының юбилее Камал театрында узуы юкка түгел, чөнки алар инде күптәнге дуслар. Моңа кадәр дә журналга язучы яшь каләм тибрәтүчеләр белән иҗади очрашулар оештырып килгәннәр.

"Ялкын"ның 90 еллык юбилей чарасы Оскар тантанасына охшаячак. Балалар үзләре конкурс-бәйгеләрдә бүләк биргән абзый-апаларына премияләр бирергә булдылар. "Ел мәгърифәтчесе", "Ел узышчысы", "Мәдәни чараларда иң актив катнашучы" кебек номинацияләр билгеләнде. Алып баручылар да гадәти булмаячак, Антарктидадан пингвиннар кайтарттык, алар юбилейны алып барачак", ди елмаеп баш мөхәррир.

29 апрельдә "Ялкын" журналының балалар редколлегиясе Татарстан президенты белән дә очрашты. Баксаң, алар үзләре ике атна элек Рөстәм Миңнехановның твиттерына, сезнең белән очрашасыбыз килә, дип язган булганнар. Президент бу теләкне искә алган һәм аларны үзенә кунакка чакырган. Бер сәгатьләп җанлы әңгәмә булды, ди Йолдыз. Миңнеханов аларга чит илдәге татарлар да укый алсын өчен журналны латин имлясында да әзерләргә тәкъдим иткән. Бу хәбәрне "Бизнес-онлайн" "инглизчә" дип язса, "Ялкын"ның баш мөхәррире төгәллек кертте - президент латин имлясы турында әйткән булган.

Балалар Рөстәм Миңнехановтан күбрәк аның сабый вакыты, яшүсмер чаклары турында сораганнар. Шул рәвешле президент аша тормыш сабагы алырга тырышканнар.
XS
SM
MD
LG