Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йошкар-Олада "Мари блогерлары мәктәбе" оештырыла


Май аенда Йошкар-Олада беренче тапкыр "Мари блогеры мәктәбе" исемле укыту-семинар үтәчәк. 18 яшьтән олырак булган 10 кешене үз блогларын булдырырга, аны алып барырга өйрәтәчәкләр. Оештуручылар остаханәгә килүчеләрнең мари телендә сөйләшә һәм яза белүләрен, мари тематикасы белән таныш булуларын шарт итеп куя. Аларны интернеттагы блоглар дөньясы белән таныштырачаклар, үз блогларын укучыларга кызыклы итеп алып барырга өйрәтәчәкләр.

Тәҗрибә белән уртаклашырга дип, Удмуртиядән танылган блогер Мария Векшина килә. Семинарга килүчеләр "Милли блогосфера: бүгенгесе һәм үсеш мөмкинлекләре" турында түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашачак.

"Мари блогеры мәктәбе" проекты җитәкчесе - мари мәсьәләләрен яктыртучы журналист, блогер Эльвира Куклина. Әлеге проект Мари иленең мәдәният, матбугат һәм милли эшләр министрлыгының "Мари иленең 2013-2020 елларда милли сәясәт" програмы кысаларында оештырыла.

Узган атнада Русиядә блогларны мәгълүмат чараларына тиңләүче канун кабул ителде.
XS
SM
MD
LG