Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:52

Икенче дөнья сугышында Советлар Берлеге сәясәтен тәнкыйтьләү җинаятькә тиңләштерелде


Федерация шурасы "нацизмны аклауны җинаятькә санау" турындагы канунны кабул итте. Аның алдыннан комитетта фикер алышу һәм чыгышлар булмады. Тавыш бирүгә бер көн кала Шураның конституция комитеты, канун өлгесен кабул итми торырга чакырган иде. Белгечләр яңа канунда җитешсезлекләр тапты.

Канун эчтәлегендә "нацизм" дигәндә күз алдында нәрсә тотылганы турында мәгълүмат юк. Шулай ук, Нюрнберг процессы кабул иткән фактларны кире кагу өчен җәза билгеләү Советлар Берлеге позициясенә каршы булуны аңлата ала, чөнки Нюрнберг мәхкәмәсе карарлары арасында Советлар Берлеге кабул итмәгәннәре дә бар иде.

29 апрель көнне Федарация шурасында 130 сенатор канунны хуплап тавыш бирде, берсе каршы чыкты, берсе тавыш бирүдә катнашмады. Дума бу канунны 23 апрель көнне кабул иткән иде.

Аның нигезендә Нюрнберг мәхкәмәсе карарларларын инкарь итү, Советлар Берлегенең Икенче дөнья сугышы вакытындагы гамәлләре турында "ялган" мәгълүмат тарату, сугыш белән бәйле көннәрне һәм Русия өчен әһәмиятле тарихи көннәрне мыскыл итү җинаять саналачак.

XS
SM
MD
LG