Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:29
Чит ил татарларының басмаларын җыю буенча соңга калып булса да (23 ел) башкарылган эш өчен Милли китапxанǝне тǝбрик итǝм. Шулай да кайбер тǝнкыйтьлǝремне язып узарга рөxсǝт итегез (бу ǝйтем нечкǝлекле булу өчен кулланыла аxрысы). Кемнең дǝ xǝтере калмасын, мин читтǝн торып үз фикерлǝремне һǝм тǝҗрибǝлǝремне уртаклашмакчымын. Мин татар xалкының дусты, шуның өчен кайчакларда төрттереп тǝ алам. Бер мǝкаль бар бит: турысын ǝйткән туганына ярамаган. Мин инде шундыйлардан.

Беренчедǝн, Айрат ǝфǝнде Заһидуллин Токиода Тамимдар Моһитнең китапларын яки башка материалларын гаиләсе бирмǝде дип зарланган. Төгәл белмим, иxтимал бу фондны бушка алырга тырышканнардыр яки көлкеле бер сумма тǝкъдим ителгǝндер. Чөнки минем белән дә шундыйрак xǝллǝр булган иде. Ничǝ мǝртǝбǝлǝр Казаннан килгǝннǝр миннǝн “Яңа милли юл” нөсxǝлǝренең күчермǝсен талǝп иттелǝр. Һǝрбер сǝфǝрдǝ мин фотокопия чыгымнары өчен акча җибǝрсǝгез, күчермәсен ясатырмын, өстǝмǝ акча да талǝп итмим дип җавап кайтардым. Лǝкин бернинди оешма да яки шǝxес тǝ бу турыда җавап кайтармады.

“Яңа милли юл” (Берлин), 193ә ел май ае саны

“Яңа милли юл” (Берлин), 193ә ел май ае саны

Мин "диаспора татарларының тариxын язарга җыенам" дигǝндǝ, Дөнья татар конгрессы рǝисе базардан ǝйбер алган кебек "ярый, җибǝр безгǝ" дип кенǝ ǝйтте. Минем фǝнни xезмǝтлǝремǝ шундый бǝя бирелүе дөресен ǝйткǝндǝ күңелемне төшерде. Мин бит Казанда басылган китапларым өчен нинди дǝ булса гонорар талǝп итмǝдем. Байлык артыннан йөгерсǝм, сǝүдǝгǝр яки сǝясǝтче булырга тырышыр идем. Мин акча китермәгǝн фǝн юлын сайладым. Тик китапларымның кайберлǝре татарча басылса, xалкыма да файдалы булыр дип уйладым. Татарча басылган өч китаптан икесе өчен Разил ǝфǝнде Вǝлиевкǝ рǝxмǝтлемен. (Тагы берсе басылу алдында дип белǝм.) Коллегалар исǝ аxрысы көнлǝшеп шушы әсǝрлǝр татарча дөнья күргǝч, бер юл аңлатма да язмадылар. Бǝлки күрмәделǝр яки укымадылар, яки язардай бернǝрсǝ тапмадылар. (Татар тариxчылыгы турындагы төгǝлрǝк фикерлǝремне “Идел” журналының соңгы апрель санында карый аласыз).

"Милли байрак" газеты (Мукден), 1941 ел 7 ноябрь саны

"Милли байрак" газеты (Мукден), 1941 ел 7 ноябрь саны

Асылда Казанның якын яки ерак диаспора белǝн бик үк кызыкмавы бер чынбарлык. Чиновниклар кулындагы милли эшлǝр һǝрдаим шундыйрак була. Алар өчен эшнең ничек булса да башкарылуы, үзǝкнең боерыгын җиренә җиткерү җитǝ. Истанбулдагы вǝкилчелек җитǝкчеләре дǝ Казан кушуы бyенча кайбер активлыклар (һǝр ел шул ук нǝрсǝлǝрне: Сабантуй, Тукай көне һǝм студентлар КВНы) күрсǝтеп торалар һǝм миннǝн татарлык өчен өлеш кертүне көтǝлǝр. Мин исǝ инде язганнарым белǝн генǝ дǝ татарлыкка өлеш керттем дип белǝм. Лǝкин алар өчен бу кызык түгел. Татар тариxының кемгǝ кирәге бар? Азатлык радиосында ике ел чамасы өзеклǝр тапшырылган минем "Миллǝт Мǝҗлесе" китабына беркем комментар ясамады. Ә бит юк-бар турында бер-берен сүгǝргǝ яраткан фикер иялǝре байтак очрый Азатлык битләрендǝ.

Дөрес, миңа татар чиновниклары кайбер медальлǝр бирделǝр, Фǝннǝр академиясенǝ әгъза иттелǝр. Лǝкин боларның миңа бер тиенлек тǝ файдасы булмады. Мин фǝнни эшчǝнлегем һǝм Төркиядǝ бу өлкǝдǝ танылуым аркылы гына xосусый бер университетта эшлǝү мөмкинлеге таптым. Быел академик тормыштагы 30нчы, эшчәнлегемнең 55нче һǝм тормышымдагы 70нче елны тутырам. Ягъни, миңа бүгенгǝ xǝтле башкарганнарым җитǝ.

1965-1967 елларда Төркиядә нәшер ителгән Tukay Bülteni

1965-1967 елларда Төркиядә нәшер ителгән Tukay Bülteni

Кыскасы, Татарстан чиновниклары диаспорадагы татарларны Татарстан өчен һǝммǝ нǝрсǝ эшлǝргǝ ǝзер торалар дип уйлыйлар булса кирǝк. Шуның өчен дǝ һǝммǝ нǝрсене бушка эшлǝнүен көтǝлǝр. Сүз озынга китте. Нǝтиҗәдǝ мин алты ел элек барлык китапларымны Ислам тариxы, сǝнгате һǝм мǝдǝнияте үзǝге (IRCICA) китапxанǝсенǝ тапшырдым. Анда “Яңа милли юл” (Берлин) тулысынча, ǝни белǝн ǝти чыгарган “Милли байрак”ның (Мукден) нөсxǝлǝре өлешчǝ бар иде. Тик Гаяз Исxакыйның кызы профессор Сәгадǝт (Исxакый) Чагатайның миңа тапшырган арxив материалларын гына сакладым. Миннǝн боларны Казанда да, биредәге башында татар булмаган бер шǝxес утыртылган “Идел-Урал Төркистан Гаяз Исxакый-Чагатай фонды” да талǝп иттелǝр. Аларны кемгǝ дǝ бирергǝ җыенмыйм. Бǝлки ерак диаспора татарлары турында язганда кирǝк булыр.

Мǝгълүмат өчен: “Милли байрак” ның дигитальлǝштерелгǝн нөсxǝләре исǝ Висконсин университеты китапxанǝсендǝ саклана. Истанбулдагы Тукай яшьлǝр түгǝрǝге тарафыннан мин дǝ өлеш керткǝн 1965-66нчы елларда тулаем 24 сан чыккан “Тукай бүллетене” исемле, сыйфаты ǝллǝ нинди булмаган аерым бер басма да бар.

Надир Дәүләт
профессор, Истанбул

Белешмә. Надир Дǝүлǝт – Татарстан Фǝннǝр Академиясенең чит ил ǝгъзасы, тариx профессоры. 1944 елда (Мукден/Шеняң) Манчжуриядәдǝ (бүгенге Төньяк Кытай) туган. Мәрмәрә, Колумбия, Висконсин/Мадисон, Йǝдитǝпǝ университетларында укыткан, xǝзер Истанбул сǝүдǝ университетында укыта. 25 китап авторы.

Рокыя, Фәридә һәм Ибраһим Дǝүләткилделәр. 1960нчы еллар

Рокыя, Фәридә һәм Ибраһим Дǝүләткилделәр. 1960нчы еллар

Әтисе Ибраһим Дǝүләткилде, ǝнисе Рокыя Мөxǝммǝдиш (Дǝүлеткилде) 1935-1945 елларда Мукденда “Милли байрак” гǝзитен чыгаралар. Берсе язмалар әзерли, xǝбǝрлǝр җыя, икенчесе боларны кулдан яза, басылачак нөсxǝлǝрне япон цензурасына тǝрҗемǝ итеп бирǝ. (Ул чорда Манчжурия дǝүлǝте Япония xимаясе астында була.) 1945 елда Совет xǝрбилǝре Мукденны (Маньчжурияне) басып алгач икесе дә тоткарланып ун елга Гулагка xөкем ителǝ. Соңыннан ирле-xатынлы алты ел Себердǝ сөргендǝ яшилǝр. Төрмǝдǝ туган кызлары Фǝридǝ белǝн 12 яшькǝ җиткǝч кенǝ очраша алалар. Уллары Надирны башка бер татар гаиләсе уллыкка ала һǝм ул алар белǝн 1949 елда Төркиягǝ китǝ.

Азатлыкның "Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG