Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара валюта фонды: Русия икътисады рецессиядә


Халыкара валюта фондының Русиядәге вәкиле Антонио Спилимберго Мәскәүдә узган матбугат очрашуында, Украинада кризис башланганнан бирле Русиядән күп акча читкә китүе сәбәпле, Русия икътисади рецессия чорына керде, дип белдерде.

"Ике квартал рәттән икътисади үсеш булмау рецессия башлануны күрсәтә. Русия хәзер шул хәлдә", диде Силимберго.

Бу уңайдан Халыкара фонд Русиядә тулаем үсеш дәрәҗәсен 2014 елда фаразланган 1.3%тан 0.2%ка төшергән. Фондның Русиядәге вәкиле сүзләренә караганда, быел Русиядән читкә 100 миллиард долларга кадәр акча китәчәк, дип фаразлана.

Украина һәм Кырым белән бәйле Русиягә билгеләнгән халыкара санкцияләрнең икътисадка зыяны сизелә башлады, диде Спилимберго.
XS
SM
MD
LG