Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләргә игътибар арта


Урыс милләтчеләре Татарстанда урыс теле җитәрлек күләмдә укытылмый дип ризасызлык белдерә
Урыс милләтчеләре Татарстанда урыс теле җитәрлек күләмдә укытылмый дип ризасызлык белдерә

Казанда милләтара мөнәсәбәтләргә бәйле програмнарның үтәлеше турында сөйләштеләр. Әлеге мәсьәләгә Татарстанда игътибар арта.

Сишәмбе көнне Казанда Татарстандагы милләтара мөнәсәбәтләргә бәйле өч програм турында сөйләштеләр. Аерым алганда Татарстандагы милли сәясәт, Татарстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү, Татар халкының этник үзенчәлекләрен саклап калу прогамы турында сүз барган. Әйтергә кирәк, телләрне үстерү програмы инде берничә ел эшләп килә, аның беренчесе 90-нчы елларда, аннан соң 2000 елга чыккач булды. Өченчесе узган ел кабул ителде.

Ә Татарстандагы милли сәясәт һәм этник үзенчәлеккә бәйле ике зур програм әле узган елны гына булдырылды. Татар халкының этник үзенчәлекләрен саклап калу програмына килгәндә, анда татар милләтен үзенчәлекле халәттә саклап калу юллары күрсәтелә. Әйтик, татар этник берәмлеге буларак милләтне ничек бердәм халәттә саклау өчен ниләр эшләү кирәклеге барлана.

Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары, татар халкы милли үзенчәлеге программасы үтәлеше турында чыгыш ясаган Ренат Вәлиуллин Азатлыкка әйтүенчә, әгәр элек бу милләтара мәсьәләләр турында кварталга бер җыелып сөйләшү каралган булса, хәзер инде җаваплы кешеләргә ай саен җыелып хисап тоту турында карар кабул ителгән. Хәзерге утырышта июньгә кадәр каралган чаралар турында сүз барган һәм алга планнар билгеләнгән.

Әлеге утырыш Татарстан президенты идарәсенең эчке сәясәт департаменты җитәкчесе һәм вице-премьер дәрәҗәсендә алып барылган. Республикада милләтара мөнәсәбәтләргә игътибар артуына бу тагын бер дәлил булып тора. Әле күптән түгел генә Казан федераль университеты каршында милләтара мөнәсәбәтләргә бәйле вазгыятьне күзәтеп барачак экспертлар шурасы төзелгән иде.

Вәлиуллин әйтүенчә, җыелышта ясаган чыгышлардан күренгәнчә хәзер республикада төрле милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр яхшы дип бәяләнгән.

“2012 елда Казандагы террордан соң милләтара мөнәсәбәтләрдә киеренкелек сизелгән булса, хәзер инде хәл уңай. Бу хакта утырышта әйтелде”, диде ул.

Татарстан вице-премьеры Юрий Камалтынов сүзләренчә, республикада милләт һәм динара мөнәсәбәтләр Русия күләмендә үрнәк булып тора. 15 майда Татарстанда Идел буе төбәкләре җитәкчеләре урынбасарлары катнашында этноконфессиональ мәсьәләләргә багышланган утырыш узачак.
XS
SM
MD
LG