Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау Җәмигъ мәчетендә Корьән уку бәйгесе узды


Бәйгедә катнашучы кызлар
Бәйгедә катнашучы кызлар

Удмуртия мөфтияте Ижау шәһәренең Җәмигъ мәчетендә җиденче ел рәттән балалар арасында Корьән уку бәйгесе оештыра. Бәйгегә Татарстан төбәкләреннән, Киров өлкәсеннән дә шәкертләр килә.

Быелгы бәйгедә 200 бала катнашты. “Аларның туксаны – кыз бала, калганнары малайлар. “Ел саен катнашучылар саны арта, белем дәрәҗәсе дә сизелерлек үсә. Бу безне бик шатландыра”, диде Ижау Җәмигъ мәчете имамы Ильяс хәзрәт Сәлимҗанов.

Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов сүзләренчә, бу чара бәйге генә түгел, ә мәдрәсәдә уку елы тәмамлануга багышланган бәйрәм дә.

Жюри бәя бирә
Жюри бәя бирә
Исмәгыйль хәзрәт бәйгенең шартларын да аңлатты. Балалар яшьләренә карап дүрт төркемгә алты яшьтән алып уналты яшькәчә бүленеп сынау тотканнар. Балалар Коръәнне тәҗвид кагыйдәләренә нигезләнеп уку, яттан күпме сүрә белү, гарәпчә Коръән уку, тәҗвид кагыйдәләрен дөрес күрсәтеп һәм атап бирү буенча белемнәрен күрсәткәннәр.

Бәйгедә каташучыларның белеме балл белән бәяләнә. Балалар Корьәнне яттан тәҗвид кагыйдәсен кулланып, гарәп имласы белән язылган сүрәләрне укып күрсәтергә тиеш. Шулай ук Корьәннең күпме күләмдә ятлаганы өчен дә балл өстәлә. Шулай ук балаларның мөселманча киемдә булуы, үзен әдәпле тотуына да игътибар бирелә.

Иң яшь катнашучылар Абдулгалим Хәсәнов, Усман Хөсәенов, Кәрим Вәлиев, Хәлил Газизов
Иң яшь катнашучылар Абдулгалим Хәсәнов, Усман Хөсәенов, Кәрим Вәлиев, Хәлил Газизов
Өченче ел рәттән бәйгегә Удмуртиядә яшәүче таҗик халкының милли оешмасы каршында ачылган Корьән мәктәбеннән дә шәкертләр катнаша. Үткән елларда бу балалар кунак буларак чакырылса, быел алар бәйгедә барлык балалар белән дә бер тигез бәяләнгән.

Бәйге 7 яшьтән 16 яшькәчә балалар арасында уздырыла. Әмма ел саен әти-әниләре ике-өч яшьлек сабыйларын да алып килә. Кызлар арасында иң яшь катнашучы Хәдичә Субаевага әле өч яшь тә тулмаган. Ә малайлар арасында Хәлил Газизов, аңа да әле өч яшь тә юк.

Бәйгедә катнашучы кызлар
Бәйгедә катнашучы кызлар
Хәлилнең әнисе Ләйсән Газизова бәйгегә быел биш баласын да алып килгән. Олы уллары Камил, аңа 12 яшь, тугыз яшьлек Әминә, Ильяс (җиде яшь) һәм биш яшьлек Алия белән өч яше дә тулмаган Хәлил. Балалар белән ел буена өйдә Равил хәзрәт һәм Ләйсән ханым үзләре шөгыльләнә. Олы балалары мәчет каршындагы 97нче мәктәпнең филиалында белем ала. Дәрестән тыш дин сабагын да ала. Әти-әнисе дә балаларга дин белемен бирүгә зур игътибар бирә.

Кызларның белемен бәяләүче комиссия әгъзасы Розалия ханым Мөфтәхетдинова да балаларның белем дәрәҗәсе үсүен билгеләде. Ел дәвамында дәресләрне калдырмыйча, тырышып ислам дине нигезләрен өйрәнгән кызларга Розалия Мифтахетдинова Удмуртия мөфтиятенең махсус дипломнарын һәм бүләкләрен тапшырды. Җиңүчеләр Удмуртия мөф­тиятенең махсус дипломына һәм кыйммәтле бүләкләренә лаек булдылар. Малайлар арасында беренче урыннарга тадҗик оешмасыннан килгән балалар ия булды. Тагын яңалык - быелгы бәйгедә 4-6нчы урыннарны алган балаларны да махсус бүләкләр белән билгеләп үттеләр.
Катнашучылар
Катнашучылар
XS
SM
MD
LG