Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:38

Фәрит Заһидуллин: "Чүпрәсез ипи ул – җанлы ризык"


Татарстанның Биектау районы Урманчы авылы эшкуары, рәссам, һәвәскәр уйлап табучы Фәрит Заһидуллин борынгы гореф-гадәтне яңартып, чүпрәсез ипи пешерә башлаган. Ул аңа патент алып, халык сәламәтлеген ныгыту максатында чүпрәсез ипи пешерү студиясе булдырмакчы.

"Миңа 43 яшь кенә әле", диде Фәрит әфәнде танышканда ук үзе турындагы барлык серләрне дә ачып бетермәячәген белдереп. Артык сорау бирмәгән кеше булса, җавабына 100% ышаныр иде. Чөнки аның бите бик шома, гәүдәсе егетләрнеке кебек хәрәкәтчән, үзен формада тотуы күренә. Һәрхәлдә ул инде биш дистәне тутырып киткән, балалары тормышта, оныклары бар.

Фәрит Шәрәп ул Заһидуллин Биектау районының Мәмдәл авылында туса да, ике катлы, зәвык белән эшләнгән үз йортын Урманчыда сала. Йортны үз кулларым белән 20 ел җиткерәм инде, ди ул. Бу йорт хуҗасы -- үзендә күп төрле һөнәрләрне берләштергән, рәссам да, балта остасы, төзүче, эшкуар, пешекче дисеңме. Саный китсәң, кеше ышанмаслык. Бигрәк тә чүпрәсез ипигә ныклап тотынуы кызыксынуны тагын да арттырды.

2012 елдан башлап ул патентланган, эколгик чиста, кушылмаларсыз пешерелгән чүпрәсез ризык булдыру белән шөгыльләнә башлый. Ике ел буе яхшырта-яхшырта ипие өлгереп, тәмләп ашар дәрәҗәгә җиткән. Фәрит Заһидуллин борынгы чүпрәсез ипине күпләп пешермәкче, капларына "Әбием алъяпкычы" ипи пешерү студиясе дип тә язып куйган. Дөрес, әлегә өй шартларында. Алай да зур эшләр эшләнгән, ул хәзер үзе "иҗат иткән" ипиләрне пешереп халыкка барлык кирәкле кәгазьләрен, тикшерү нәтиҗәләрен күрсәтеп тәкъдим итә ала. Күрәсең, бу гамәлгә аңа бала чакта әбисенең аш-суга оста булуы илһам биргән.


Бүгенге шартларда көненә йөзләп данә ипи пешерә алса, киләчәктә йортына өстәмә корылма төзеп анда кечерәк пешерү студиясе булдырмакчы. Максаты - саф, экологик чиста, сәламәтлеккә файдалы, изге теләкле ипи белән халыкның рухын күтәрү. Ризык капларына "Бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, нык сәламәтлек, мөкиббән китәрлек матурлык Сезгә!", "Юка кисеп, ашыгудан сакланып авыз итегез" кебек сүзләр язылган. Фәрит Заһидуллин кешеләргә "җанлы ипи" биреп аларны яшәртмәкче, яшәргә дәрт өстәмәкче. Боларга өстәп үлән чәйләре дә әзерли, аларын "Яз үбүе" ("Поцелуй весны") дип атаган.

Хуҗа кеше "иҗат җимеш"ләренең серләрен ачмады, сер булганда гына алар яшиячәк, ди ул. Бу процессны ул дәвам итәргә, үстерергә тели. Тик ашыгырга ярамый икән, бигрәк тә чүпрәсез ипи пешергәндә. Фәрит Заһидуллин белдергәнчә, гадәттә ризык онын ашыктырып тарталар, ипиләрне кушылмалар белән тиз-тиз пешерләр, шул рәвешле алар "җансыз булып туа". Ул исә онны үзе тарта, камырын өлгертү 23 сәгатьләп дәвам итә, аннан мичтә бер сәгать пешә. Шуңа да ризык үсенте, яралгы кебек ашыкмыйча өлгереп, тәмле, файдалы, шифалы була, ди Заһидуллин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG