Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уйгыр конгрессы: Шартлаудан соң уйгырларга басым артачак


Кытай президенты Си Цзиньпин 30 апрель көнне Өремче каласында булган шартлаудан соң "террорчыларга каршы чараларны кырыслатырга" чакырды.

Уйгырлар күпләп яшәгән Синҗан вилаяте башкаласының вокзалында булган ике шартлауда өч кеше һәлак булды, кимендә 79 кеше яраланды. Террор гамәле президентның бу төбәккә дүрт көнлек сәфәре тәмамланган көнне булды.

"Террорчыларны хәзер үк катгый рәвештә туктатырлык чаралар күрелергә тиеш", дип язып чыкты үзәк басмалар, президент сүзенә нигезләнеп.

Германиядә урнашкан Бөтендөнья Уйгыр конгрессының матбугат вәкиле Дилшат Рәшит, президентның бу сүзләреннән соң уйгырларны эзәрлекләү артачак, дип белдерде.

"Нәрсә генә булса да, Кытай беренче чиратта уйгырларны кулга ала, аларга басымны арттыра. Мондый шартлаулардан соң гаебе булмаган бик күп уйгыр бер сәбәпсез төрмәләргә ябыла. Бик борчулы ишарәләр бу", диде Уйгыр конгрессы вәкиле.

Кытайның көнтбатышындагы Синҗан вилаятендә яшәгән уйгырлар инде озак еллар Кытай хакимияте сәясәтенә ризасызлык белдереп, үзләренең кытайлар тарафыннан укуда, эштә һәм көндәлек тормышта басымга булуга зарлана. 2009 елда Кытай гаскәрләренең Өремчедә оештырган махсус чарасында 200ләп кеше һәлак булган иде. Көнчыгыш Төркестанда татарлар да яшәве яхшы мәгълүм.
XS
SM
MD
LG