Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:10

Уфа-Карасубазар хезмәттәшлеге – ярлының хәерчегә ярдәмеме?


Кырымның үзешчән хөкүмәте башлыгы Сергей Аксенов (с) һәм Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов Акмәчеттә хезмәттәшлек итү турында килешү имзалаганнан соң кул кысыша. 23 апрель 2014

Кырымның үзешчән хөкүмәте башлыгы Сергей Аксенов (с) һәм Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов Акмәчеттә хезмәттәшлек итү турында килешү имзалаганнан соң кул кысыша. 23 апрель 2014

Башкортстан Кырымда үзенең вәкиллеген ачып, Карасубазар районы белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзегән иде. Бу республика җәмәгатьчелеге тарафыннан бертөрле генә кабул ителмәде.

Русия Кырымны үзенә кушып кую белән, аның районнары илнең көчле дип аталучы субъектларына беркетелгән иде. Башкортстан өлешенә Кырымның 14 районнарының берсе булган Карасубазар районы төшкән иде. Ярдәм итүдә телгә алырлык эшләр бар да инде. Башкортстаннан Карасубазар районына ике тапкыр һуманитар йөк белән олау озатылды.

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов "Газпром" башы Алексей Миллер белән Карасубазар районына газ үткәрү мәсьәләсендә килешү төзеде. Җиңү көненә Карасубазар районы ветераннарына башкорт балы, ярмалар, тәм-том салынган бүләкләр тапшырылачак. Башкортстан ширкәтләре Кырымның бу районын төзекләндерү буенча төрле эшләр башкарырга җыена. Хәтта анда узачак Сабантуй да Башкортстан ярдәмендә оештырылачак.

Республиканың мәгълүмат чаралары халыкны Кырымда ял итәргә барырга чакыра. Аларга караганда, билет бәяләренең яртысын республика казнасы түләячәк. Мәсәлән, Уфадан Акмәчеткә очу биш мең сумнан ике мең ярымга киметелгән. Поезд билетлары хаклары да яртылаш киметелгән.

Башкортстан президенты дүшәмбедә матбугат конференциясендә әлеге мәсьәләдә шуларны ирештергән иде:

"Мин Кырымда булып кайтканнан соң андагы тормыш дәрәҗәсен ачык күзаллыйм. Тормыш Кырымда бай түгел, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә хезмәт хаклары нибары 6-7 мең сум. Авыл хуҗалыгы юкка чыккан. Совет чорында эшкәртелгән җирнең 30% гына бүген уңыш бирә. Газ үткәрелмәгән, юллар начар. Украина хакимияте Кырым халкының яшәү дәрәҗәсенә бөтенләй игътибар итмәгән. Кырым - Русия субъекты булып тора. Шуңа без андагы халыкны ярдәмебездән ташламаячакбыз".

Хәмитов шул ук вакытта үзебездә дә проблемаларның җитәрлек булуын искә төшерә. Фантастик ярдәмнәр булмаса да, кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтеләчәген белдерде. Карасубазар районы беркетелү уңаеннан Рөстәм Хәмитов шулай дигән иде:

"Кырым районнары көчле төбәкләр, яки көчле кешеләр җитәкләгән субъектларга беркетелде. Безгә эләккән районда яшәүчеләрнең 35% кырымтатарлар. Бу якынча 21-22 мең кеше дигән сүз. Алар 10-15 ел элек күчеп кайтканнан соң бик күп проблемаларга юлыккан. Иң беренче проблемалары җир алу булган. Алар газсыз, сусыз, электр уты булмаган ачык басуларда торакларын төзегән. Аларның проблемаларын беркем дә чишмәгән".

Кырымга ярдәм – казнада тишек

Башкортстанның барлык җәмәгатьчелеге Карасубазар районына ярдәм итүне дәррәү хуплап каршы алмады. Аеруча башкорт җәмәгатчелеге оешмалары бу уңайдан каршы фикерләрен белдерә.

Мәсәлән, башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы вәкилләре үзләренең интернет сәхифәсендә 30 мең башкорт яшәгән Свердловски өлкәсендәге Башкортстан вәкиллеген ябуын искә төшерә. Аңа караганда, вәкиллек оптимальләштерү һәм акча җитмәү сәбәбеннән ябылган булган. Соңгы ике елда 50 меңнән артык башкорт яшәгән Оренбур өлкәсендә дистәдән артык башкорт мәктәбе ябылган. Башкортстанның Баймак, Гафури районнарында бик күп башкорт мәктәпләре ябылган. Ә шул ук вакытта Башкортстан Карасубазар районы мәктәпләрен яңа уку елына тиешле дәрәҗәгә җиткерергә ышандыра. Төзекләндерүгә һәм мәгарифне Русия стандартларына яраклаштыруга ярдәм ителәчәк. Башкортстанда газ үтмәгән күпме авыллар бар, ә шул ук вакытта Хәмитов “Газпром”нан Карасубазар районына газ үткрү турында килешә.”Күк бүре”ләр фикеренчә, дотацияле Кырымга ярдәм итү Башкортстан казнасында зур тишек хасил булуга китерүе ихтимал. Ә бу исә республика халкының яшәү дәрәҗәсенә дә тәэсир итәчәк. Барысыннан да күбрәк башкорт халкы зыян күрәчәк.

Русиядә федерация – Кырым өчен генә

Башкортстан фәннәр академиясенең һуманитар тикшеренүләр институты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илгиз Солтанморатов Кырымга ярдәм итү нәтиҗәсендә, республика проблемнары игътибардан чыкты дип саный.
“Карасубазарга газ кертүгә Башкорстан ярдәм итәчәк, шул ук вакытта безнең дә күп җирдә газ үткәрелмәгән. Район үзәкләрендә хастаханәләр 1950-60нчы елларда ук төзелгән, мәктәпләр ябыла, мәдәни йортлар азайтыла, кыскартулар бара. Шул проблемнарны без Кырым проблемнары белән бергә карарга тиеш.

Киресенчә, үзебезгә Мәскәүдән ярдәм сорарга кирәк. Безнең керемнең күпчелеге федераль үзәккә китә. Ул акчаларны һәрбер проектны матур итеп аңлатып кире ала белергә кирәк. Киткән акча белән кайткан акчаның күләмен, әлбәттә, чагыштырырлк түгел.

Русиядә федерация төшенчәсен яңа кушылган Кырым гына тоя. Башка милли республикалар өчен суверен сүзе тарихта калды. Хәтта президент атамасын да алдылар. Кырымтатарлар проблемнары турында көн дә диярлек сөйләнә, ә үзебезнең Русия федерациясен корган башкорт халкы аяныч хәлдә. Инде президент исеме юк, башкорт теле статусы кими бара. "Кырымтатарлар хокукларын яклыйбыз", диләр, үзебезнең халыкны онытабыз. Караш тигез һәм гадел булырга тиеш”, ди ул.

Кырымга акча җыю халыкта нәфрәт уяткан

Башкортстанда Кырымга дип халыктан һәм ширкәтләрдән җыелган ярдәм 80 миллион сумга җиткән. Ул ирекле хәйрия чарасы дип аталса да, күпчелек түрәләргә үз хезмәтләренең бер көнлек эш хакын Кырымга күчерүне таләп иткән.

Башкортстанның бер районында яшәүчеләрдән куркытып диярлек 500-900 сум диярлек акча җыйганнар. Нәтиҗәдә авыл халкы акча биреп, үзенә кирәк-яракны кибеттән яздырып алырга мәҗбүр булган. Шундый юл белән акча җыю халыкта нәфрәт тудыраган.

Башкортстан президенты белән матбугат очрашуында Рөстәм Хәмитовка шул хакта да сорау бирелде.

"Акча җыярга мәҗбүр итүне мин башбаштаклык дип саныйм. Бу ярдәм өстән басымсыз булырга тиеш. Теләмисең икән, беркем мәҗбүр итми. Мин үземнең хезмәт хакының бер өлешен шул бюджеттан тыш фондка күчердем. Минем хезмәт хакым югары һәм минем акча күчерүгә мөмкинлегем бар. Ә башкалардан мин моны таләп итә алмыйм, бары Кырымга битараф булмаучылардан булышу турында ярдәм сорый алам", диде Хәмитов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG